Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җылылык бирелә

9 сентябрьдән башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә җылылык бирелә башлады. Шәһәрнең барлык учреждениеләре җылылык кабул итәргә әзер. Чаллы ТЭЦында кышка 47 мең тонна мазут әзерләнгән.

Идарә итү компанияләре ресурс бирүче оешмаларга халыкның бурычын киметү юнәлешендә дә максатчан эш алып бара. Ул узган ел белән чагыштырганда 92 миллион сумнан 66 миллион сумга калган.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чәршәмбегә кадәр балалар бакчаларына, мәктәпләргә, социаль-мәдәни, спорт объектларына җылы биреп бетерергә кушты. «Төнлә +3, +4 градус. Яңгырлар көтелә. Шуңа күрә социаль объектларны җылы белән тәэмин иткәннән соң, фатирларга да бирергә кирәк, чөнки кеше мәктәптән, эштән җылы фатирларга кайтырга тиеш», - диде мэр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә