Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Эльмира Сөләйманованы якын дусты искә алган

«Күпме сөйләшенмәгән сүзләр калды...» - дигән ул.

Бүген популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың туган көне. Кызганыч, узган елның 16 декабрендә ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу югалту белән татар җәмәгатьчелеге, дуслары килешә алмый. Искә алмаган көннәре юк. Эльмираның дусты Алсу Хәсәншина үзәк өзгеч сүзләр язган.

«Туган көнең белән матуркаем уйламаган көнем юк. 
Матурым, ел саен туган көнеңә чакыра идең бит, 
Барыбызны да бергә җыя идең.
Бик күңелле була иде....

Үзең шундый гади якты күңелле кеше булдың бит, матур итеп елмаюлларың әле дә истә. Тавышыңны ишетүем белән гашыйк булган идем, үзең курчак кебек матур идең җаным, нык яратам, сагынам үзеңне!

Күпме матур җырланмаган җырларың калды, күпме сөйләшмәгән сүзләребез...
Урыннарың җәннәттә булса иде Раббым.
Мәңгелек йокың тыныч булсын», – дигән ул. 

Алсу Хәсәншина бергә төшкән соңгы фотоны да куйган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига югалту туган көн Эльмира Сулейманова