Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Фирүзә: «Төнге уникенче яртыда урамга куып чыгардылар»

Кызыклы әңгәмә.

Җырчы Фирүзә эстрадага «Шулмы сөю?» җыры белән килеп кергән иде. Бу композиция үз вакытында бик популяр булды. Бәлки, әле хәзер дә яратып тыңлаучылар бардыр. Тик Фирүзә үзе генә сәхнәләрдә сирәк күренә башлады. Чөнки ул бар игътибарын гаиләсенә юнәлтте. Бүген ул бәхетле хатын һәм өч бала әнисе.

«Беренче мәхәббәтем җавапсыз булды»

– Фирүзә, үзеңне гаилә тормышына, балаларга багышлаганыңа үкенмисеңме? 
– Юк, әлбәттә. Мин яшьтән үк үземә иң элек гаиләдә тугры хатын һәм ягымлы әни булачакмын дип, сүз бирдем. Популярлыгым арткан чорда сәхнәдә калган булсам, бүген инде танылган артист булыр идем, бәлки. 
– «Шулмы сөю?» җырың кайчан язылды ул?
– Сүзләрен студент чакта ук язган идем, ә көе икенче кызым тугач иҗат ителде. Мин бу җырны хит булыр дип, уйламаган идем дә. Аны хәзер дә тыңлыйлар икән.
– Җыр текстында «Килеп йөрмә бүтән» дигән сүзләр бар. Алар аерым бер кешегә багышланганмы?
– Мәктәптә укыганда бер егеткә гашыйк идем. Ул безнең авылга кайтып йөрде. Мине кичләрен озата иде, телефоннан да шалтыратып торды. Армиягә киткәч тә, көттем әле үзен. Соңыннан гына йөргән кызы барлыгын белдем. Ул бу хакта миңа, армиядән кайткач кына әйтте. Беренче мәхәббәтем шулай җавапсыз булды. Әмма ул миңа соңыннан, кияүгә чыгар алдыннан, үзе шалтыратты. «Инде соң», – дидем дә, кырт кисеп, трубканы куйдым.
– Кияүгә яратып чыктыңмы?
– Әйе, иремнең төпле булуы, эчмәве, тартмавы ошады. Без бер оешмада эшләдек. Төс-кыяфәте белән ул минем күңелемә баштарак бер дә ятмаган иде, әмма соңыннан бар да үзгәрде. Кичләрен аның белән очрашуларны зарыгып көтә башладым. Сәгать биштә эштән кайтарып куя иде дә, ике сәгатьтән соң кире яныма килә иде. Менә шул вакыт аралыгы минем өчен бик озак үтә иде. Без күп тә йөрмәдек – 7-8 ай гына булгандыр. Никах укыттык, туй үткәрдек, хәзер менә 22 ел бергә яшибез, шөкер.
– Иреңнең спиртлы эчемлекләр кулланмавы да җәлеп итте, дидең? Әллә исерек кеше күреп үстеңме?
– Без бәләкәй чакта авылда эчмәгән кеше булмагандыр. Әмма мин үземә «яшел елан» белән мавыкмаган ир-атка гына кияүгә чыгачакмын, дидем. Әти кеше сала торган булмаса, балаларга да рәхәт бит.

«Кайбер исерекләр айныклардан да яхшырак»

– Өлкән улыңа ничә яшь? Ул кайда хәзер? Ниләр белән шөгыльләнә?
– Аңа 21 яшь. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши, укый. Ул да кечкенә чагында җырлап алган иде. Мин аны төрле бәйгеләргә дә йөрттем. Үсә төшкәч ояла башлады, сәхнәне ташлады. Бүгенге көндә кечкенә генә бизнесы бар. Мәктәптә укыганда ук футболкалар сату белән шөгыльләнә иде. Әле дә шуның белән шөгыльләнә.
– Иҗаттан тулысынча киттеме?
– Беләсеңме, башта: «Юк, миңа кирәкми», – дисә дә, хәзер менә аранжировкалар ясый башлады. Аның кием-салым сатуы да иҗат белән бәйле бит. Үзләре тегәләр, рәсемнәрен, язуларын да үзләре төшерәләр.
– Унбердә укыганда ук үз бизнесын булдыра алуында сезнең дә өлешегез булгандыр.
– Әйе, үсендереп торганбыздыр инде. 8-9 сыйныфларда укыганда ук махсус китаплар укый иде ул. Хәзерге яшьләргә үзләрен табу өчен мөмкинлекләр җитәрлек бит. Без генә ул мәктәптә укыганда табиб белән укытучы һөнәреннән башкасын белми идек.
– Син Актаныштан. Казанга килгән көннәреңне искә төшерик әле.
– Әни: «Йә укытучы, йә табиб буласың, яки авылда фермада эшлисең», – диде дә, мин Алабугадагы педагогия университетына укырга кердем. 3нче курста укыганда минем җырга-моңга булган сәләтемне күреп алдылар. Шуннан кызыклы, могҗизаларга бай тормышым башланды. Төрле чыгышлар, бәйгеләр... Рәхәт чак иде!
– Авылда вокал дәресләре булмагандыр, җырга осталыгың табигатьтән киләме?
– Нинди вокал дәресләре инде, Алинә?! Без музыка дәресләрендә дә җыр текстларын гына ятлый идек. Ә Алабугага килгәч, вокал дәресләренә йөрдем.
– Ник музыка белән бәйле уку йортына кермәдең?
– Әйтәм бит, без ул уку йортларының барлыгын да белми идек. «Җырчы булам» дигән фикер башка да кермәде.
– Казанга ничек килдең?
– Мин университетны тәмамладым, сеңлем мәктәпне бетерде, һәм без икәүләп Казанга китәргә булдык. Аннан соң күргәннәр... Артык тамак кемгә кирәк инде ул?!
– Ниләр булды?
– Әни ягыннан туганнарда тукталган идек. Без аларның өйләрен гел җыештырып тордык, балаларын караштык. Бер көнне төнге уникенче яртыда җиңги безне өеннән куып чыгарды. Абыебыз өйдә юк иде ул чакта. Юкса, яклаган да булыр иде.
– Чыгып киттегезме?
– Киттек инде, кая барасың?! Тукталышка чыгып утырдык. Бер мәлне каршыбызга салмыш ир-ат килеп басты. Курыктык, нишләргә белмәдек. Ә ул абзый исә безгә ярдәм итте! Кайбер исерекләр айныклардан да яхшырак була икән ул. Безне икенче бер апабызга кадәр сумкаларыбызны күтәрешеп, озатып куйды.
– Ул туганнарыгызда яшәп калдыгызмы?
– Аларда бер ун көн торганбыздыр. Соңыннан теге абый тиешле кеше безне бер тулай торакка урнаштырды. Шуны әйтеп үтәсем килә: мин берсенә дә үпкәләмим. Без бит барыбыз да Аллаһ каршында. Шушы тормыш сынауларын үткәч кенә, кешеләрне аңлый һәм аера башлыйсың. Өемнең ишекләре һәрчак ачык.

«Әни назы тимәде»

– Уртанчы кызың спортчы, дип беләм.
– Әйе, ул спорт мастеры кандидаты исемен алды. Спорт акробатикасы белән шөгыльләнә. Кечкенә кызым биюгә йөри. Мин балаларга бирелгәнмен инде. Аларның бу тормышта уңышлы булуларын һәм үз аякларында нык басып торуларын телим. Артист булып, гастрольләрдә йөрсәң, балалар кулдан ычкына бит.
– Кабатлап сорыйм инде: сәхнәдә калсаң, артист буларак тагы да формалаша алыр идең бит. Әз генә дә үкенмисеңме?
– Ярый, күз алдына китерик: мин артист булдым, ди. Ә балалар белән була алмавыма үкенмәс идем микән? Бәләкәй чакта миңа әни назы тимәде, чөнки ул гел эштә иде... Балалар үсә дә китә бит, ә иҗат көтеп тә тора ала. Менә хәзер балалар инде мөстәкыйль, шуңа күрә бераз булса да үземә дә вакыт бар.
– Әниеңнең сиңа вакыты җитмәдеме?
– Юк шул, буш вакытлары бик аз булды. Ул эштән төшке ашка кайткач, янына сыеша идем. «Әни, бераз булса да иркәләним әле, минем белән булчы», – дип сыпыргалана идем. Шуңа да кеченә чакта ук үземә: «Балаларым тугач, гел алар белән булачакмын», – дип сүз бирдем. Аларга бит әни назы, игътибары кирәк.
– Үзең аякка баса башлагач, әниеңә бүләкләр алып кайта идеңме?
– Әлбәттә, мин студент чакта стипендия ала идем. Дөресен әйтсәк, шул стипендия өчен тырышып укыдым да. Имеш, акча алам да әниләрне сөендерәм. Аларга гел ярдәм итәргә тырыштым. Казанга килгәч, берьюлы ике эштә эшләдем. Иртәнге алтыда салкын трамвайларда шәһәрнең бер башыннан икенче башына бара идем. Акча эшләсәм, әнигә кием йә башка бүләк алып кайта идем. Алар бит гомер буе эшләгән, шуңа күрә аның күңелен күрәсем килә иде. Хәзер дә аны гел сөендерергә тырышам.
– Сәхнәдән читләшүеңә иреңнең дә йогынтысы булгандыр?
– Әйе, ул да минем җырчы булуымны теләмәде. Аның әнисе дә минем чыгышларны бер дә яратмады. «Йөрисең инде», – дия иде. Урыны оҗмах түрендә булсын.
– Кайнанаң белән нинди мөнәсәбәтләрдә идең?
– Мин болай конфликтка керә торган кеше түгел. Тик тормыш булгач, барысы да була инде. Әйткәнемчә, әнкәй минем җырга тартылуымны кабул итә алмады. Иремә дә ул тәэсир иткәндер. Шулай да кайнанам оныклары белән горурлана иде, аларның уңышларына гел сөенеп торды. Мин бит балаларымны режим белән ашата идем, урамга чыкмыйча калган бер көнем дә булмады. Хәзер генә ул иркенлек тоя башладым, шуңа күрә иҗат белән шөгыльләнергә вакытым бар. Алда яңа җырлар, чыгышлар көтә дип ышанам.

Әңгәмәдәш – Алинә Айдарова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес