Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөрәккә - уникаль операция

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хезмәткәрләре ике көнгә сузылган катлаулы операция ясадылар.

Пациентта аорталь клапан стенозы ачыкланган. Клапан аша кан бик акрын аккан, шунлыктан авыруның тыны кысылган һәм пульс минутына 35 тапкыр гына типкән. 
Моннан тыш, ир-атта анемия (тукымаларны һәм органнарны кислород белән тәэмин итү кимүе) күзәтелгән. Үпкәләре, бавыр, эчәклек һәм баш мие тиешле күләмдә кан алмаган. Мондый авыру йөрәкнең тумыштан килгән җитешсезлеге белән бәйле. Авыру симптомнары барлыкка килү белән, куркыныч нәтиҗәләр яки үлем ихтималы сизелерлек арта.
“Күптән түгел кичергән туберкулез һәм үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруын исәпкә алып, ачык йөрәктә операция үткәрү тыелды”, - дип хәбәр итте хастаханәнең матбугат хезмәте.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары бригадасы пациентка бот артериясенә катетер кертү юлы белән операция ясау турында карар кабул итте. Аннан соң катетер белән аорталь клапанны имплантацияләү үткәрелде. Табиблар әлеге катлаулы һәм зур эшне уңышлы башкарып чыкты.
Әлеге катлаулы операцияне баш хирург һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов җитәкчелегендәге бригада үткәрде. Аңа диагностиканың һәм дәвалауның рентгенэндохирургия алымнары бүлеге мөдире Булат Заһидуллин, операция ясаучы табиб-кардиолог Умид Әхмәдов һәм кардиореанимация бүлеге мөдире Евгений Думаньян операция үткәрергә ярдәм иткән. Икенче көнне, пульс түбән булу сәбәпле, ир-атка электрокардиостимулятор урнаштыру буенча тагын бер операция ясалган. Операциядән соң бер атна узгач, пациентның йөрәгенең кыскару сәләте арткан, тын кысылуы беткән, пульсе нормальләшкән һәм аны хастаханәдән чыгарганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек