Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юбилей концертына килегез!

«Күңел» радиосының 25 һәм «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең 30 еллык юбилейлары уңаеннан 1 августта Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зур юбилей концерты үтәчәк.

«Күңел» радиосы һәм Чаллы телевидениесенең шәһәрдәшләребезнең тормышындагы роле бәяләп бетергесез. Шушы еллар дәвамында телерадиокомпания меңләгән, миллионлаган кешенең ышанычын яулый алды. Тугры тамашачыларыбыз – бүген дә коллективны эшкә рухландыручы төп илһам чыганагы. 

Чараның тантаналы өлешендә телерадиокомпания командасын Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар тәбрикләячәк. Ә тамашачылар алдында татар эстрадасының популяр артистлары Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Лилия Хәмитова, Зөфәр Хәйретдинов, Илсөя Бәдретдинова, Марат Яруллин, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Дәниф Шәрәфетдинов, Ильмира Нәгыймова, Рифат Зарипов чыгыш ясаячак.

Телерадиокомпания коллективы тыңлаучылары һәм тамашачылары өчен бик күп сюрпризлар һәм бүләкләр дә әзерли.

Хөрмәтле тамашачылар, без сезне уртак бәйрәмебездә көтеп калабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев