Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЮХИДИ инспекторлары машинада көзән җыера башлаган сабыйга ярдәм иткән

Чаллыда юл-патруль хезмәте инспекторлары машинада көзән җыера башлаган сабыйга ярдәм иткән. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» язуынча, Чаллыга керү юлында ЮХИДИ инспекторлары янына бер ир-ат килгән. Ул полицейскийларга яшь ярымлык улының машинада кинәт хәле начараюы хакында әйткән. Баланың кинәт температурасы күтәрелгән, аны көзән җыера башлаган.  

Полиция өлкән лейтенанты Ленар Шәмсиев әлеге хәл турында кичекмәстән кизү частенә хәбәр иткән, полиция капитаны Юрий Корсаков исә, патруль автомобиленең махсус сигналларын кабызып, бала утырган машинаны хастаханәгә кадәр озаткан.  

Табиблар малайга тиешле ярдәм күрсәткән. Хәзер аның тормышына бернинди куркыныч та янамый.

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев