Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Закон яклаячак!

Дәүләт думасы депутатлары пенсия яше алдында торучы гражданнарның хокукларын яклаучы закон кабул итте.

Хәзер пенсиягә чыгарга биш ел калган кешене һөнәри яктан яраксыз булганы өчен генә эштән бушатырга мөмкин. Әгәр дә ул нигезсез эшкә алынмый яисә эштән бушатыла икән, җитәкчегә 200 мең сумга кадәр яисә 18 хезмәт хакы күләмендә штраф салыначак. Ягъни гаеплегә 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный. Бу проблема бүген дә актуаль. Эш бирүчеләр 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне эшкә алырга тырышмый. Бигрәк тә бу шәхси оешмаларда еш очрый. Моннан соң пенсия яше алдында торучыларны закон яклаячак.

 

https://kiziltan.ru/politika/14384-zakon-yaklayachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X