Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Журналист Фәнис Фәтхи вафат булган

Фәнис Фәтхи соңгы елларда "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Уфадагы корпункты җитәкчесе булып эшләде.

Бүген төнлә каты авырудан соң танылган журналист, ТНВ - "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Уфадагы корпункты җитәкчесе Фәнис Фәтхи (Фәтхуллин) вафат булды. Бу хакта "Татар-информ"га "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов хәбәр итте. Данил Гыйниятов әйтүенчә, соңгы берничә айда Фәнис Фәтхи авырган, ә инде соңгы көннәрдә хәле аеруча начарайган. Әмма ул соңгы көннәренә кадәр, булдыра алганча эшен күзәтеп барырга, хезмәттәшләренә ярдәм итәргә тырышкан.
Фәнис Фәтхи телевидениегә 2002 елда килде. Аңа кадәр ул "Азатлык" радиосында, "Татар-информ"да, "Кызыл таң" газеталарында эшләгән иде. Данил Гыйниятов Фәнис Фәтхинең Башкортстанда гына түгел, бөтен татар дөньясында билгеле журналист икәнен билгеләп үтте.
"Бу бик зур югалту. Фәнис Фәтхинең үз стиле бар иде. Ул нечкә күңелле, шагыйрь җанлы журналист. Ул бер генә кешегә дә авыр сүз әйтмәде. Әнисенә бик хөрмәт белән карый иде, җәйге ялны 1 ай итеп бир инде зинһар, әни янында озаграк торып, ярдәм итәсе килә, дип сорады", - дип искә алды Данил Гыйниятов. Бүген Фәнис Фәтхи белән аның Уфадагы фатирында хушлашалар. Ул иртәгә, 24 ноябрьдә туган ягында - Бүздәк районы Кәпәй-Кобай авылында җирләнәчәк. 
Фәнис Фәнир улы Фәтхуллин 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобай авылында  туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. 1984-1992 елларда Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясендә, 1992 елда "Азатлык" радиосының Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли, соңрак радионың төп офисында - Мюнхенда, Прагада эшли. 1998 елдан кабат Уфада эшли башлый, 1999 елдан "Татар-информ"да. 2002 елда, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Уфада корпункты ачылгач, шунда җитәкче итеп билгеләнә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/23/175742/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев