Зифа Нагаева: «Бер җырымны президент та ярата иде»
Шуннан популярлашып киттем, ди автор-башкаручы.
Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева:
«Радиода, котлаулар тапшыруында минем Хәния башкаруындагы җырларны бирүне сорап алтышар хат килә иде. Беренче исемне биргәндә, документлар тапшырырга баргач, Башкортостанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның: «Кем ул Зифа Нагаева?» дигән соравына директорыбыз: «Көненә алтышар тапкыр яңгырый торган сез яраткан «Беребез өчен беребез» җырын язучы дигән. Президент мактаулы исемгә документларга шунда ук кул куйган. «Шәрык» радиосының дүртъеллыгында зур концерт залында «Беребез өчен беребез кирәк»не баян белән җырладым. Ике яклап икешәр рәт чәчәкләр тоткан кешеләр чираты төзелде. Зал уртасында зур куллары белән Мортаза Рәхимов алкышлый. Шуннан популярлашып киттем. Җырларымны җырчылар үзләре килеп алдылар. Аннары заказга яздыра башладылар».
Зифа Нагаева белән тулы интервьюны «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев