Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәмирәнең ире Максим татармыни?

Үзе Максим, үзе Куприянов, югыйсә... Кем хакында сүз бара соң?

Якташыбыз, билгеле алып баручы Зәмирә Рәҗәпованы ире Максим социаль челтәрдәге виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән.
Сиңа ничә яшь?
Миңа 35 яшь. Казанда 1985 елның 31 гыйнварында тудым. Сукояр, Үгез елында туганмын. Гаиләле, 4 балам бар. Казан дәүләт энергетика университетын тәмамладым.
Татармы син, урысмы? Әллә керәшенме?
Мин - татар! Әтием урыс, шуңа фамилия белән исемем дә шундый (сүз уңаеннан, алар миңа ошый). Әни ягыннан барысы да татар, мин дә татар мохитендә үстем. Татарча аңлыйм, әмма аз сөйләшәм. Гомумән, мин аз сөйләшәм. Дингә килгәндә, күңелемә Ислам якын.
Нәрсә белән шөгыльләнәсең?
Музыкант, барабаннарда уйныйм. Барабанда уйнарга музыка мәктәбендә өйрәндем. 2003-05 елларда Казанның артиллерия училищесында хәрби оркестрда хезмәт иттем.
Балаларың турында нишләп 3 малай дип язасың, икәү бит?
Мин “героин” ата. Өч улым бар: Аязга - 14, Тимурга 11 яшь. Ул - беренче никахтан, без күрешәбез, аралашабыз, барысы да яхшы. Данилга 4 яшь. Һәм кызчыгым Камилә”, - дип ачыклык керткән Максим кызыксынучылар өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев