Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөһрә Сәхәбиева: "Ковид белән авырмадым, чөнки сакланып йөрдем"

Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә белдерүенчә, Татарстанда соңгы ярты елда коронавирустан вакцина ясатучылар саны 10 тапкырга кимегән. Нәтиҗәдә, республика халкының күмәк иммунитеты 80 проценттан 6 процентка калган. Әмма Авдонина әлегә республикада чикләүләр кертү өчен нигез юк дип белдерде. Ә COVID-19 вирусына тест гадәти форматта үткәрелә.

Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның халык артисты:

– Коронавирус дигән афәт тормышыбызга кергәч тә, күп кешеләр йөри торган җирләргә йөрми башладым, чөнки дус-иш, туганнар арасында авыручылар күп булды. Бу чир бик күп иҗат әһелләрен вакытсыз алып китте. Апам, аның улы, оныгы чирләп хастаханәдә ятып чыктылар. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, табибларның тырышлыгы белән авыруны җиңделәр. Хәзер бик сакланып яшиләр. 

Татарстанда чирләүчеләр эпидемия башланган вакыттагыга караганда аз булса да – бар. Кем белән сөйләшәсәң дә: «Апам, әнием авырый. Температурасы бар. Тәннәре авырта дип зарлана», – дип сөйли. Димәк, организмга инфекция кергән. Безгә сакланырга кирәк. 

Үзем, Аллаһка шөкер, әлеге чир белән авырмадым. Чөнки сакланып йөрдем һәм саклык чараларын дәвам итәм. Кибеткә, тегендә-монда барганда битлек киям, иммунитетны күтәрә торган ризыклар ашыйм, витаминнар эчәм. Чикләүләр бетте дип, тугарылып йөрергә ярамый дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә дә бит: «Сакланганны саклармын», – дигән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев