Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бакчадагы лайлалы әкәм-төкәмнән ничек котылырга?

Бу корткычлар кәбестәгә зур зыян сала.

Быел яңгырлы, эссе җәй бакчачыларга мәшәкатьләр өстәп кенә тора. Яңгырлар башлану белән бакчада лайлалы әкәм-төкәмнәр күбәйде. Алар уңышка зыян китермәсен өчен кичекмәстән чарасын күрергә кирәк. Бу уңайдан Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең үсемлекләрне саклау бүлеге белгечләре киңәш бирә.

— Моның өчен бер чиләк суга бер стакан 9 процентлы уксус салырга һәм кичен кәбестәгә сиптерергә кирәк. Сыекча корткычның тәненә тисә, яндыра икән, — ди Мөнәвәрә Хисаметдинова. — Икенче ысул — 2 аш кашыгы нашатырь спиртын, 15 грамм коры горчицаны бер литр суга салып, болгатырга һәм шуны сиптерергә.

Өченче ысул — әкәм-төкәмнәргә "мунча" оештыру! Бу ысулны бакчачылар бик мактый. Лайлалы корткыч эссене яратмый. Шуңа да суны 60 градуска кадәр җылытабыз да лейка белән кәбестәләргә сибеп чыгабыз.

Бу ысулларның берсе дә ярдәм итмәсә, химикатлар кулланырга кирәк булачак. “Гроза” һәм “Мета” препаратлары корткычларны юк итәчәк. “Слизнеед” препаратының да ярдәме тияр.
 

 

 

Фото: avatars.mds.yandex.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев