Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бүген кыяр тозлагыз!

Бүген үсүче Ай Бизмән йолдызлыгында булачак.

Тәҗрибәле бакчачылар, бу көнне кыяр тозлау бик уңышлы килеп чыгачак, ди. Бигрәк тә аларның вагракларын түтәлдән өзеп кенә алып кереп тозласагыз, кышны кетердәп торган хуш исле кыяр ашарсыз.
Шулай ук, бүген бакчада яшелчәләрне тукландыру, күчереп утырту өчен уңайлы көн. Укроп, редис, кыяр утыртсагыз, август ахырына алар өлгереп җитәчәк. Бакчачыларга агач-куакларны кисәргә киңәш ителми.
Базилик белән тозлаган кыяр аеруча тәмле, хуш исле була. Моның өчен яңа өзгән вак кыярлар, бер банкага 1-2 базилик сабагы, 3-4 тырнак сарымсак, 5-7 түгәрәк кара борыч, 1-2 укроп зонтигы, 1-2 дәфнә яфрагы, 1-2 түгәрәк, хуш исле борыч кирәк булыр.
Маринадка: 1 литр суга — 2 аш кашыгы тоз, 1әр аш кашыгы шикәр комы һәм уксус салына.
Алдан кыярларны салкын суда тотсагыз, яхшырак була. Чиста итеп юылган кыярларның баш-башларын кисеп алабыз. Алдан чәй содасы белән юып, стерильләштерелгән банка төбенә башта кара борыч, сарымсак, укроп, дәфнә яфрагы салабыз. Банка кырыена ике яклап базилик сабаклары урнаштырабыз. Хәзер матур итеп кыярларны тезәбез.
Башта банкага кайнап торган су коябыз да 20 минут чамасы каплап тотабыз. Ул суны яңадан кулланмыйбыз, түгәбез. Суны түгү белән кыярлар өстенә әзер маринадны коябыз. Һәр банкага 1 аш кашыгы уксус салып, капкач белән ябып куябыз. Банкаларны әйләндереп, одеял белән каплыйбыз. Суынгач, караңгы урында кыш буена сакларга була.

 

https://kiziltan.ru/poleznoe/12768-bgen-kyyar-tozlagyz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев