Бик тәмле итеп гөмбә маринадлау ЫСУЛЫ
Киңәш-табыш

Бик тәмле итеп гөмбә маринадлау ЫСУЛЫ

Тәслия Гарипова гөмбә маринадлау рецепты белән бүлеште.

Гөмбәләрне чистартып юасы, 5 – 7 минут пешерәсе. Яңадан салкын су белән әйбәтләп юып саркытасы. Гөмбәләрне аерым савытка салып, өсте күмелерлек итеп су өстисе. Тәмләткечләр салырга була. 1 килограмм гөмбәгә 1,5 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы серкә, 3-4 данә канәфер, 3-4 данә түгәрәк борыч кирәк. Барысын бергә 10 минут кайнатасы һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куясы. Базда сакларга.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев