Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бит һәм тән тиресе өчен

Урамда яз исе. Яз көне хатын-кызларның матур булып күренәсе, чәчен-башын, кием-салымын тәртипкә китерәсе килә.

Гүзәл затлар бит тиресен агартам дип, пилинг ясатырга ашыга. Әмма язын-җәен пилинг тирегезгә зыян гына салачак, чөнки әлеге чарадан соң тире кояш нурларының тискәре йогынтысына бирешүчән була. Пигмент таплар, киресенчә, күбәергә мөмкин! Бит һәм тән тирегез матур булсын өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

* Салкын көннәрдә өйгә керүгә үк битегезне юарга ашыкмагыз! Сәгать ярым, ике сәгатьтән соң гына, тире температура алмашуга күнеккәч кенә, юыныгыз. Салкын һәм җилле көннәрдә урамга чыгар алдыннан да йөзегезгә су тидермәвегез яхшы.

* Ультрашәмәхә нурлар тирене картайтканга күрә, әлеге нурларны үткәрми торган кремнар кулланырга киңәш ителә.

* Сипкелләр чыкмасын өчен көн саен ярты стакан кәбестә согы эчегез. Яки иртән һәм кичен ач карынга 2-3 аш кашыгы тозлы кәбестә ашагыз.

* Кыш көне майлы тире яхшы саклана. Әмма яз җитүгә ул ялкынсына, биткә бетчәләр чыга башлый. Шуңа күрә чистартучы чаралар куллану зыян итмәс. 2-3 аш кашыгы кефирны бер аш кашыгы он белән болгатып, сыгылган лимон суы өстәгез. Әлеге масканы биткә сөртеп, 5-10 минут ятып торыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт