Яңа ел табынына - шәп рецепт
Танылган аш-су остасы Резеда Хөсәеновадан Яңа ел табынына үзенчәлекле балык пешерү ысулын тәкъдим итәбез.
Тутырылган скумбрия
Кирәк: 1 скумбрия балыгы 1 стакан пешкән дөге 50 г катырылган яшел борчак 1 кишер укроп, петрушка 100 г каты сыр 50 консервланган кукуруз тәменчә тоз һәм борыч
Кишерне шакмаклап турап табага май салып кыздырабыз. Шуңа борчак, кукуруз, дөгене салып болгатабыз. Уттан алып, ваклап туралган укроп, петрушка, уылган сыр (50 г), тоз, борыч салып болгатабыз. Башлы скумбриянең корсак ягыннан түгел, ә сырт ягыннан башта умырткасын, аннан эчен алабыз. Аннары, яхшылап салфетка белән корытабыз, ул нәкъ көймә рәвешендә була (баш һәм койрыгын кисмибез). Аннан балык эченә әзер эчлекне тутырабыз да табага бераз гына су салып, 20 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Аннан алгач, калган сырны өстенә уып, тагын биш минутка мичкә тыгып тотабыз. Табынга эченә бераз лимон согы сыгып, лимон һәм яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев