Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ясалма чыршыны ничек сайларга?

Дөрес сайланган чыршы 10 елдан артык хезмәт итә ала.

Экспертлар сүзләренчә, ясалма чыршылар ешрак полиэтиленнан яки поливинилхлоридтан һәм резинадан ясала. Еш кына башка полимерлар белән комбинацияләрдән дә эшләнә. Ясалма чыршы яхшы саклансын өчен, аны салкынча һәм караңгы урында сакларга кирәк. Шулай ук аны җылыткычларга якын тотмаска киңәш ителә.

Ясалма чыршыны сайлаганда, сатып алучы кул белән энәләренә каршы таба сыпырып карарга тиеш. Әгәр алар коелса, товар сыйфатсыз дигәнне аңлата. 

Шулай ук күптән түгел җитештерелгән эшләнмәләргә дә өстенлек бирергә кирәк. Әгәр товарга инде берничә ел булса, материал картая. Моннан тыш, тимер каркаслы чыршы сайлап алырга киңәш ителә.

ПВХ чыршысын бизәр алдыннан аны аз гына кастор мае буялган тукыма белән сөртеп алырга киңәш ителә. Бу материалны йомшартырга һәм эшләнмәне куллану вакытын озайтырга ярдәм итәчәк.

«Янгын куркынычсызлыгына килгәндә, гадәттә, чыршылар составына ялкын таралуга комачаулый торган матдәләр кушалар», — ди белгечләр. Әмма эшләнмә составында резина булса, мондый чыршы белән икеләтә сак булырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт