Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кан тамырларын чистарту өчен

Әлеге ысул холестеринны киметә, кан басымын түбәнәйтә. Бу эчемлек стенокардиядән, инфарктлардан саклый, күз күремен яхшырта һәм организмны яшәртә.

Ингредиентлар: 

Лимон – 5 данә
Сарымсак – 1 баш
Су – 1 литр

Әзерләү ысулы:

Лимоннарны сода белән җылы суда юарга. Содалы суда 10 минутка калдырырга. Бу вакытта сарымсакны чистартырга. Лимоннарны чиста суда чайкатып алырга һәм кабыгын чистартмыйча, телемләп бүлеп, блендерга тутырырга, шуңа сарымсак тырнакларын да кушып, ваклатырга. 
Аннары су өстәп, кайнатып чыгарырга. Шуннан кайнатманы сөзеп, пыяла банкага салып, суыткычта саклыйбыз. 
Көнгә бер стакан эчәргә. Эчемлекне өч атна кулланырга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт