Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Карлыган куагы күп итеп уңыш бирсен өчен яз айларында нишләргә?

Кар эреп беткәнче, карлыган куагына кайнар су сибәргә кирәк.

Карлыган куагы язын шактый иртә уяна. Шуңа күрә кар эреп бетүгә үк артык ботакларын кисеп ташлагыз. Моны согы бүленеп чыга башлаганчы эшләргә кирәк. Гадәттә, урамда 0-3 градус булганда куак ботакларының артыкларын кисеп ату хәерле.

Корыган ботакларны да, куак эченә таба үсеп торган ботакларны да алып ташлагыз.

Үсемлекне корткычларга каршы эшкәртегез.

Һава җылынгач, гөмбә авыруларына каршы эшкәртегез. Бер чиләк суда 100 грамм бакыр купоросын эретеп, куакларга сипкәләп чыгыгыз.

Кар эреп беткәнче, карлыган куагына кайнар су сибәргә була. Бу - талпаннарга каршы яхшы чара. Әгәр кайнар су белән эшкәртергә өлгермәсәгез, ботакларда бөреләр яралганын күзәтеп торыгыз. Бик зур, шар формасындагы бөреләрне шундук кисеп ташлагыз һәм яндырыгыз.

Язын карлыган куагын азотлы ашлама белән ашлау кирәк. Кар эреп бетүгә, куаклар янына мочевина гранулалары сибегез һәм туфрак белән күмеп куегыз. Бер куакка 15 грамм ашлама җитә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт