Көз көне нәрсәләр ашарга?
Кояш нурлары кимегән, җылы көннәр тансыкка әйләнгән көзге көннәрдә туклануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Белгечләр менюга түбәндәгеләрне кертергә киңәш итә.
Банан. Аңарда глюкоза, фруктоза һәм сахароза бар. Составындагы калий, триптофан һәм В төркеменә караган витаминнар көзге депрессия белән көрәшергә ярдәм итәчәк. Әмма бик мавыгып китмәгез, көненә берне генә ашагыз. Юкса, фигурагызга зыян киләчәк.
Чикләвекләр. Көзен калориягә бай ризыклар аеруча кирәк, чөнки организм кышкылыкка энергия туплый. Чикләвектә омега-3 май кислотасы бар, ул исә йөрәк эшчәнлеген көйли.
Груша. Бу җимешнең әллә нинди төрләре бар. Барысын да ашагыз! Грушада пектин күп. Ул организмны чистарта. Бу җимештә стресс белән көрәшүче фруктоза да җитәрлек күләмдә.
Кызыл һәм кызыл-сары төстәге җиләк-җимешләр. Кишер, кабак, борыч, чөгендер кебек яшелчәләр кеше организмында эндорфин гормонын күтәрергә сәләтле. Ә ул – «бәхет гормоны»! Көз көне ул күпләргә җитми. Мондый җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне зәйтүн мае белән ашарга кирәк. Бу аларның файдалы үзлекләрен арттырачак кына.
Кәбестә. Брюссельныкы, төслесеме, брокколимы... Болар барысы да сезнең көзге туклану рационына керергә тиеш. Кәбестәдә сөткә караганда күбрәк кальций, әфлисунга караганда күбрәк С витамины бар.
Суган. Ул антисептик һәм бактерицид үзлекләргә ия, вирусларны үтерә. Шуңа күрә туклану рационында суганны күбрәк кулланырга киңәш ителә.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев