Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кыш көне машина «дворнигын» өскә күтәреп калдыру дөресме?

Белгечләр фикеренчә, тәрәзә чистарткычны өскә таба озак вакыт күтәртеп тору механизмга зыян китерә.

Кар яуганда, кайберәүләр машина тәрәзәсен чистарта торган җайланма — «дворник"ларны өскә таба күтәртеп калдыра. «Автовзгляд» сайты белгечләре шул уңайдан киңәшләр бирде.

Белгечләр фикеренчә, тәрәзә чистарткычны өскә таба озак вакыт күтәртеп тору механизмга зыян китерә. Аның пружинасы тартылып йомшара. Шуннан соң җайланма тәрәзәне яхшылап чистартмый башлый.

Өстәвенә, бозлы тәрәзәне чистартканда, чистарткычның резина өлеше бозыла дигән сүз дә дөреслеккә туры килеп бетми. Резина өлеше ком һәм пычрак чистартканда күбрәк ватыла.

«Дворник»ларны күтәртеп калдыруның файдасы юк. Чөнки алар бозлы тәрәзәне барыбер чистарта алмаячак. Кар һәм боз яткан тәрәзәне кул белән чистартасы була.

Заманча машиналарда тәрәзә чистарткычны җылыту җайланмасы бар. Аны җибәргәч, бозлы тәрәзәгә шыплап ябышкан чистарткыч та берничә минуттан үзе куба. Ә бик түземсезләр кыргыч һәм щетка алып үзләре чистарта торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт