Лилия Муллагалиевадан – гөмбәле эшләпәләр
Мин үзем шампиньон яратам.
Мин үзем шампиньон гөмбәләрен яратам. Аның зурракларын, эшләпә диаметры биш сантиметр тирәсендәгеләрен алып, башта тозлы суда пешерәм. Ни өчен зуррак, чөнки моның эченә әйбер тутырасы була, пешә-пешә, гөмбә болай да кечерәя бит әле ул. Сабагы-ние белән кәстрүлгә салып, кайнап чыкканнан соң сүрән утта ярты сәгать тирәсе пешерергә кирәк.
Пешеп чыккач, сак кына итеп төпләрен тартып аласың да, аларны һәм тагын бер-ике гөмбәне вак кына итеп турыйсың. Аерым табага акмай салып, вак кына туралган суган, вак кыргычтан уылган кишерне кыздырасың. Шуннан өстенә туралган гөмбәне саласы, тәм бирер өчен бераз тоз өстисең, шулай ук вак кыргычтан уылган сыр салып, бераз табада кыздырып аласың.
Шушы эчлекне гөмбә эшләпәләренә тутырырга кирәк. Ахырдан, тагын да тәмлерәк булсын өчен, тагын бераз сыр уып, аны майонез белән болгатам да, гөмбә эшләпәләре эченә өстәп чыгам һәм микродулкынлы мичтә кыздырып алам. Искиткеч тәмле кабымлык килеп чыга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев