Май ботканы бозмый
Киңәш-табыш

Май ботканы бозмый

* Баллы ботка яратучыларга ике киңәш. Беренчедән, ботканы тәлинкәгә бүлеп алгач, аңа шикәр оны сибәргә була. Икенчедән, ботканы баллы су яки сөттә пешерергә мөмкин.

* Геркулес боткасын бераз чиле-пешле калдыру яхшы. Ул ашказаны өчен файдалырак. 

* Пешерер алдыннан дөге һәм карабодайны – 1, борчакны 3-4 сәгать суда тотарга кирәк. Болай эшләгәндә ярмалар тизрәк пешә, файдалы матдәләре дә күбрәк саклана. 

* Караҗимешне боткага уттан алырга 10 минут кала салыгыз. 

* Атланмайны боткага уттан алыр алыдннан гына салырга кирәк.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев