“Мозайка” салатын ясыйбыз
Бик тәмле һәм туклыклы салат рецепты
Кирәк булачак: 400 г пешкән тавык ите, 1 стакан караҗимеш, 2/3 стакан әстерхан чикләвеге төше, 2 йомырка, тәменчә майонез.
Пешкән йомырканы вак шакмаклап турарга, караҗимешне юып, бүртер өчен 15-20 минутка кайнар суга салып торырга, аннары корытырга. Ит белән җимешне эре итеп турарга, чикләвекне майсыз табада кыздырып алырга, ваклап турарга. Салат савытына катлап салырга: караҗимеш, чикләвек, ит, йомырка. Өстенә майонез агызырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев