Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Нияз Хәмәтшиннан «Могҗиза» салаты

Үзем уйлап таптым, ди җырчы.

Үзем уйлап тапкан рецепт – ул миңа бик ошый, җиңел дә туклыклы да. 2 уртача зурлыктагы, куе кызыл төстәге помидор (сусыл, әзербайҗаннан китерелгән булса тәмле), бер кыяр, 2-3 яфрак пекин кәбестәсе, 200-300 грамм пешкән ит, ярты баш кызыл суган, борыч кирәк булачак. Кыярның кабыгын чистартабыз.  Пекин кәбестәсе, кыяр, помидорны  саламчалап, кызыл суганны ярымбоҗра итеп турыйбыз. Шулпада пешкән, суытылган сыер (яки тавык) итен җепселенә каршы саламчалап турыйбыз. Боларның барысын бергә зур савытта  үсемлек мае (көнбагыш яки зәйтүн) тоз, бераз төелгән кара борыч салып болгатабыз. Өстенә кедр чикләвеге сибәбез. Яшелчәләр согы сеңгән ит аеруча тәмле була. Яңа ел шатлыклары белән килсен, барыбызга да сәламәтлек, илебезгә иминлек телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев