Өйдә балык тозлау
Газетабызның дусты, Кукмарада яшәүче Гөлшат Мөхәммәтҗанова өй шартларында тәмле итеп балык тозларга өйрәтә.
Кирәкле ризыклар: 3 балык, 2 баш суган, 4-5 тырнак сарымсак, 1 кашык тоз, 1 чәй калагы шикәр комы, 5 аш кашыгы сыек май, 4 аш кашыгы 9 процентлы серкә, лавр яфрагы, исле борыч, кара борыч, 1 стакан кайнап суынган су.
Эш барышы: 1 стакан кайнаган суны суытырга куябыз. Туңдыргычтан алып, чак кына җебетелгән балыкны юып, койрык-канатларын кисеп, эчләрен алып, кирәкле зурлыкта турап, тирән савытка салабыз. Шунда ук лавр яфрагы, борыч өстибез, суган һәм сарымсакны турыйбыз.
Суынган суга тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, бөтенесен дә болгатып, балык өстенә салабыз. Тозлы су белән балыкны 2 литрлы банкага тутырып, суыткычка куябыз. 1 тәүлектән әзер була.
«Артык мәшәкате юк, ә тәмлелеккә бик тәмле», – ди Гөлшат ханым. Әзерләп карагыз әле!
фото Гөлшат Мөхәммәтҗановадан алынды
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев