Раковина һәм плитәне чистарту өчен идеаль чара билгеле
Киңәш-табыш

Раковина һәм плитәне чистарту өчен идеаль чара билгеле

Кибеттә сатыла торган әлеге әйбер краннарны, раковинаны, плитәне ялтыратып чистарта.

Раковина яки плитәне чистарту өчен чүпрәк урынына, супермаркеттан алган сумка пакетны кулланып карагыз. Аның ярдәмендә гади чистарту сыеклыгы кулланып,  раковинаны, плитәне, краннарны ялтыратып була икән. Төркия хуҗабикәләре шулай чистарта, ди.

Каткан майдан арыну өчен бу ысул аеруча кулай. Пакет ярдәмендә пычрак тиз чистара, эзләр калмый, полировкалаган кебек була. Ул чүпрәккә караганда катырак булганга, шундый эффект барлыкка килә икән.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев