Смартфонның зарядкасы озаккарак җитсен өчен нишләргә кирәк?
Телефонны тавышсыз режимга куймау да уңай нәтиҗә бирә.
"Смартфонның зарядкасы озак саклансын өчен кәрәзле элемтә урынына Wi-Fi кулланырга, экранның размерын һәм яктылыгын мөмкин кадәр киметергә, кушымталарның фон режимында яңартылуын сүндерергә кирәк", - ди белгечләр.
Зарядканы көн ахырына кадәр җиткерү өчен кушымталарны автомат рәвештә синхронизацияләүдән баш тартырга, программалардан килә торган хәбәрләрне сүндереп куярга кирәк. Шулай ук гаджетны тавышсыз режимга да куймау зарур, бу вибромотор энергияне күп сарыф итмәсен өчен эшләнә.
Эксперт әйтүенчә, видеошалтыратулар, фотога һәм видеога төшерү, 3D-уеннар һәм видео рендерингы аккумуляторны бик тиз «утырта». Әгәр бу мөмкинлекләр белән азрак куллансагыз, смартфонның зардякасы озаграк сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев