Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

«Солтан» салаты

Файдалы да, тәмле дә.

Кирәкле ризыклар: кызыл татлы борыч, помидор, салат яфраклары (башка яшеллекне дә сайларга мөмкин), әстерхан чикләвеге, сыер ите, консервланган кызыл фасоль, тоз.

Соус өчен : зәйтүн мае яки үзегез яраткан үсемлек мае.

Эш барышы: Аш пешергәндә салатка дигән итне алып куярга. Чикләвекне 3 сәгатькә яки төнгә суга салып калдырырга. Бу чикләвек тиз үзләштерелсен һәм кеше организмы өчен зарарлы булган фитин кислотасы чыксынга эшләнелә. Татлы борычны, помидорны, пешкән итне шакмаклап турарга, салат яфракларын (яшеллекне) һәм чикләвекне дә вакларга яки турарга. Томат соусындагы фасоль белән тәмлерәк булачак. Фасольне су белән юдыртырга, саркытырга. Барлык ингредиентларны бергә кушып, тоз сибәргә һәм май салып болгатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр