Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тазартмый торган торт

Камыр өчен кирәк: 2 йомырка, 3 аш кашыгы дөге оны, 3-4 аш кашыгы каймак.

Әлеге ингредиентларны бергә болгатабыз да, көйдерми торган (анитпригар) табада коймаклар кебек кыздырып алабыз. 

Крем өчен кирәк: йомшак эремчек (5%), тәменчә бал, вакланган кокос кисәкчекләре (крем эченә дә салабаз).
Тазартмый торган тортны җыя башлыйбыз. Коймакларны алабыз да, рәт саен крем сылап чыгабыз. Араларына банан кисәкләре тезеп чыксаң да була. Кечкенә торт өстен теләгәнчә бизи аласыз. Берничә сәгатькә суыткычка куеп торсагыз яхшы. 

Әлеге тортның буй-сыныгыз өчен бер зыяны да юк. Тәмле ашап, ябыгып та була хәтта!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт