Томау төшсә...
Даруларсыз гына дәвалап була.
1. 10 г кара әремгә бер стакан кайнар су агызып, 1 сәгать төнәткәч, аш алдыннан 30 минут кала көненә 3 тапкыр берешәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Бу төнәтмә томауны һәм борын тыгылганны бетерер.
2. Урман чикләвеген кыздырып, борыч белән ашасагыз, томау бетәр. Зиһен ачылып китәр.
3. Күкертне яндырып, бүлмәне төтәсләү томауны чикләр.
4. Суган орлыгын кыздырыгыз һәм киндер чүпрәккә төреп, борын эченә куегыз. Томавыгыз бетәр.
5. Борын эчен, йоткылыкны көненә 3-4 мәртәбә тозлы су белән яисә үсемлек төнәтмәсе (мәсәлән, ромашка, календула, эвкалипт һ.б.) белән чайкап торыгыз.
6. Пешер-пешмәс йомырканы җылы көе суырып эчү тамак кытыршы булганда (катар), ютәл төшкәндә, эсседә тавыш беткәндә, күкрәк кысылып тын беткәндә һәм кан йөткергәндә файдалы.
Фото: насморк / https://ru.freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев