Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Туңмас өчен нәрсә ашарга?

Өстәлегездә беренче чиратта бу биз “яраткан” ризыклар – әстерхан чикләвеге, солы боткасы, диңгез ризыклары булса яхшы.

Табиблар кыш көне, гомумән, диеталарда утырмаска киңәш итә. Чөнки организм  бу чорда витаминнар һәм микроэлементларга аеруча мохтаҗлык кичерә. Шунысы да кызык, кеше тәнендә җылылыкны көйләүче орган тире дә, тир бизләре дә түгел, ә калкансыман биз икән. Ул күзәнәкләрдәге матдәләр алмашы, ягъни җылылык бүленеп чыгу өчен җаваплы. Шуңа күрә өстәлегездә беренче чиратта бу биз “яраткан” ризыклар – әстерхан чикләвеге, солы боткасы, диңгез ризыклары булса яхшы, ди белгечләр.  

Бавыр аксымнарны үзләштергәндә дә тән температурасы күтәрелә. Шуңа үсемлек һәм терлек мае, ит ашарга тырышыгыз.Суыкта ашлар аеруча тәмле. Бу аңлашыла да, шулпада ашказаны-эчәкләр эшчәнлеген активлаштыручы матдәләр күп. Нәтиҗәдә безне эчтән җылытучы энергия бүленеп чыга. 

Туңмас өчен организмда яхшы кан әйләнешен тәэмин итү дә кирәк. Бу очракта безгә калий һәм магнийга бай кабыклы бәрәңге, яшел борчак, кишер, чөгендер, баллы борыч, өрек, күрәгә кебек кипкзн җимешләр ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт