Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Тузганактан кайнатма ясыйбыз

Даими кулланганда бу табигать сые иммунитетны ныгыта, бавырны чистарта.

Дуслар, тузганактан кайнатма ясаганыгыз бармы? Ул бик тә файдалы икән. Бу хакта безгә газета укучыбыз Гөлнар Салахиева язды. Һәм үзе ел да әзерли торган рецепты белән бүлеште.

«400 баш чәчәкне 0,5 л су салып кайнатып чыгарам, шулай суынганчы тора. Аннан сөзеп, 1 лимон ваклап турап, 1,0-1,2 кг шикәр комы салып кайнатам. 5 минут кайнагач, сүндерәм. Суынгач, тагын бер кайнатып алам. Шулай 2-3 тапкыр эшлим. Сыеграк булса да тәмле». 

Даими кулланганда бу табигать сые иммунитетны ныгыта, бавырны чистарта, вирус, бактерияләрне үтерә, хәтерне яхшырта, тынычландыра, буын авыруларын кисәтә, хроник эч китүдән булыша, ашказаны согы бүленеп чыгуны көйли. 

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев