Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җырчы Гүзәл Хәкимуллинадан тәмле салат

Телне йотарлык.

Краб таякчыклары белән салат

Тәмле һәм шул ук вакытта Яңа ел табынына җиңел салатны ясау өчен 500 г бәрәңге, 250 г кишер, 5 йомырка, 200 г краб таякчыклары, 200-220 г майонез кирәк булачак. 

Әзерләү тәртибе: 
Бәрәңге һәм кишерне пешереп, әрчергә һәм вак кыргычтан чыгарырга кирәк. Йомыркаларны да пешереп, агын сарысыннан аерырга һәм кыргычтан чыгарырга. 
Краб таякчыкларын вак итеп турыйбыз. 
1нче катлам: кырылган бәрәңгенең беренче яртысын җәеп салабыз, өстеннән майонездан юка итеп челтәр ясыйбыз (4 аш кашыгы яки 70 г майонез кирәк булачак)
2нче катлам: краб таякчыларын җәеп салабыз. 
3нче катлам: йомырка агын тигезләп җәергә һәм өстеннән майонез белән юка челтәр ясарга кирәк.  
4нче катлам: бәрәңгенең икенче яртысын тигезләп салабыз, өстеннән – майонез. 
5нче катлам: кырылган кишерне тигезләп салабыз. 
6нчы катлам: вакланган йомырка сарысын сибәргә кирәк. 
Салатны 1 сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Ашларыгыз тәмле булсын! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев