Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алар егерме ел үткәч картлар йортында очрашалар - ВИДЕО

Эш буенча Чаллының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булырга туры килгән иде. Сак хезмәтендә эшләүче Клавдия Прохорова һәм аның тормыш иптәше Фасил Сафиуллин белән шунда таныштым.

Аларның тормыш юллары бик бормалы һәм сикәлтәле. Ә инде ике дистә елдан соң картлар йортында очрашулары – могҗизага тиң.

– Фасил белән ерак 1984 елдан ук таныш без. Беренче ирем – әфганчы, Фасил исә аның командованиесендә хезмәт иткән. Ирем Игорь Фасил белән таныштырганда ук аның чын ир-егет, ышанычлы дус, тугры юлдаш икәнен билгеләп үткән иде. Кызганыч, Игорь озак яши алмады. Әфган җиреннән яраланып кайткан иде ул, озак яши алмасын да белде, мескенкәем! – дип сүзен башлады Клавдия Александровна.

Кабалана-кабалана, бик борчылып сөйләде әңгәмәдәшем. Ул көннәрнең һәрберсе, әйтерсең, йөрәге аша кабат үтте.

– 90нчы еллар башы иде ахры, ирем Фасилне янына чакырып алды. «Минем белән ул-бу була калса, Клаваны ташлама! Ул бик импульсив хатын-кыз! Үзенә генә авыр булачак!» – дип әйтеп калдырганын бик яхшы хәтерлим. 2000нче елда әнием вафат булды, 2001нче елда исә иремне җирләдем. Авыр еллар булды ул... Фасил янымда булды анысы, мине һәр яклап саклап торды. Нәрсәләр кичергәнемне бер үзем генә беләм... 2003нче елда исә Фасил миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, ирем Игорьга мине ташламаска сүз дә биргән иде бит!.. Мин әлеге тәкъдимнән баш тарттым! Ничектер йөрәк кушмады, әллә башка сәбәпләр булдымы – анысын әйтә алмыйм! Шулай югалыштык без Фасил белән, – дип сөйләвен дәвам итә Клавдия Александровна.

Шулай 15 елдан артык вакыт уза. Клавдия апа да, Фасил абый да үз тормышлары белән яшиләр. Гаилә дә корып карыйлар. Тик язмышка шулай язылгандыр, 2018 елда Фасил Фәйзрахманович Чаллының картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килеп эләгә.

– Мин исә 2019 елда монда килдем. Документларымны тапшырып йөргәндә ишек янында Фасилне күреп алдым. Башта ышанмадым, ул түгелдер дип уйладым... өч-дүрт көндә картлар йортына бөтенләй күченеп беттем. Менә шунда Фасил яныма килде дә: «Син бит Клава! Мин сине таныдым!» – дип әйтте. Уйлап кына карагыз, ничә ел вакыт узган, күпме сулар аккан – ә язмыш безне монда очраштырды да куйды, – ди Клавдия ханым.

Клавдия Александровна картлар йортының бер бүлмәсендә нибары биш көн генә яшәп кала. Аннары биредә ремонт эшләре башлана. Өлкән шәфкать туташы Клавдия ханымга Фасил абый бүлмәсенә күченеп торырга киңәш итә. «Бер-берегезне бик күптәннән беләсез. Яшәп кенә торырга сора. Үзеңә генә авыр булачак, астма чирең дә бар!» – ди шәфкать туташы.

Фасил дә риза булгач, озак уйлап тормыйча күчендем мин. Шуннан бирле бергә яшибез менә. Әле яши генә башлаганда Фасил гел: «Әйдә, ЗАГСка барып язылышыйк», – дип әйтә иде. Мин әле анда да тиз генә ризалык бирмәдем (көлә). Аннары күндем инде. Фасил чыннан да бик якын, кадерле кешем. Һәм менә 2020 елның октябрь аенда ЗАГСка гариза бирдек, 12 ноябрьдә исә туй үткәрдек. Матур бәйрәм булды ул. Фотографияләр шундый матур чыкты, – дип, яңадан туй көнен искә алып сөйли әңгәмәдәшем.

– Бар әле, Клава, күрсәт барын да. Фотографияләр безнең бүлмәдә бит, – дип ипле генә эндәшә Фасил Фәйзрахманович.
Клавдия Александровна белән алар яши торган бүлмәгә үтәбез. Иң түрдә – туй фотолары. Туй фотолары белән бергә, бүлмәдәге һәр нәрсә аларга шулкадәр якын һәм кадерле, Клавдия ханым аларга сак кына кагылып, яшәешләре турында сөйләвен дәвам итә. Бер-берсен хөрмәт итеп гомер иткәнгәдер, бүлмәдән үк җылылык бөркелә. 

Язмыш юлының чыннан да көтелмәгән борылышлары бик күп. Егерме елдан соң да кайчак шундый бүләк әзерли икән ул. Хәзер бу мөлаем пар гел бергә, матур гына гомер кичерәләр. Клавдия ханым һаман да эшли әле, Фасил абый күптәннән пенсиядә, аяклары авыртуы артык эшләргә ирек бирми. Алар бер-берсен күз карашыннан аңлыйлар, картайган көннәрендә бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшиләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев