Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова: "Кем нәрсә күрергә тели, шуны күрә!"

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова бер мәсәл белән уртаклашты.

Мәсәл

Бер авыл аша ир, хатыны һәм ишәк китеп баралар икән. Хатын – ишәк өстендә, ир йөгәннән тотып бара. Боларга карап, авыл халкы: 
– Кара инде, нинди мәхлук ир. Хатыны ишәк өстендә утыра, монысы җәяү бара, – дип көлгәннәр. 
Шуннан соң хатын бу сүзләрне ишетеп гарьләнгән, ишәккә ирен утырырга күндергән. Баралар, ди, болар. Юлда очраган кешеләр: 
– Нинди оятсыз адәм. Шушы эсседә хатыны җәяү бара, ә үзе, оялмыйча, җәелеп менеп утырган, – дип, артларыннан ләгънәт укып калганнар. 
Аптыраган ир, ишәктән төшеп, хатыны белән янәшә җәяү бара башлаган. Боларга карап, халык: 
– Нинди, җүләрләр! Ишәкләре бар, җәяү баралар, – дип сөйләнәләр икән. Һич тә булмагач, ишәккә икәүләп менеп утырганнар, ди, болар. Бу тамашаны күргән авыл халкы: 
– Абау, вәхшиләр! Ишәкне бераз кызганыгыз, – дип ачуланганнар. Инде дә ярамагач, ир белән хатын ишәкне күтәреп бара башлаганнар. Шуннан кешеләр, боларга карап, бот чабып көлә икән: 
– Мондый ахмаклыкны күргән юк иде. Кем инде ишәкне күтәреп йөри, ишәк шул йөк ташыр өчен бит инде ул! 

Мораль: кем нәрсә күрергә тели, шуны күрә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы