Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Артур Mauzer Sax: “Әти бу проектыбызга шатланыр иде”

Заманында Маузир Гыйниятуллин милләтара дуслыкны ныгыту максатыннан, төрле чаралар оештырды.

Чаллыда танылган җәмәгать эшлеклесе, күп кенә милли проектлар авторы, 2019 елда вакытсыз арабыздан киткән Маузир Гыйниятуллин кубогына укучылар арасында татар КВНы уеннары үтәчәк. Бу хакта безгә мәрхүмнең улы, оста саксофончы Артур Маузер хәбәр итте. 

“Бу очраклы рәвештә генә оештырылучы чара түгел. Әти 2000 елларда Чаллыда мәктәптән-мәктәпкә йөреп, татар балаларын туплап, шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасына нигез салган кеше ул. Аның әлеге хезмәте онытылырга тиеш түгел. Ул һәрвакыт яшь буында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән янып яшәде. Заманында Чаллыдан Уфага татар китаплары алып барып, татар мәктәпләренә таратып та йөрде, милләтара дуслыкны ныгыту максатыннан төрле мәдәни чаралар да оештырды. Бу проект шушы изге эшләренең дәвамы булсын иде. Аны оештырып, кабат җанландырып җибәрүче 14нче балалар һәм яшүсмерләре үзәге белгече Энҗе Әхмәтҗановага рәхмәтем чиксез”, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты шәһәрдәшебез. 

Беренче уен 20 октябрьдә 16:00 сәгатьтә шәһәрнең Балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәгендә (ГЦДТ) үтәчәк. Анда Чаллының 8 мәктәбеннән укучы балалар юмор осталыкларын сынаячак. Алар арасыннан күчмә кубок хуҗасын һәм 1,2,3 урын ияләрен ачыклаячаклар. Моннан тыш, аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Проект авторлары киләсе елга чараны республикакүләм масштабта үткәрергә исәп тота. 


Фотода: Артур Гыйниятуллин Энҗе Әхмәтҗанова белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес