Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева: «Ниһаять син минем төшемә кердең!»

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева күптән түгел генә вафат булган ире Линарны төшендә күргән. Бу хакта ул социаль челтәрләр аша хәбәр итте.

– Линар төшемә ак күлмәк һәм ак чалбар киеп керде. Бик матур, шат күңелле иде ул. Без балалар белән табын артында утыра идек. Кинәт коридорда син пәйда булдың. Елмаясың... Мин шок хәлендә сиңа: «Линааар!» дип, кычкырдым һәм сине кочаклап алдым. Мин төшемдә елый башладым, каты итеп кочакладым һәм китмәвеңне үтендем.

Син минем белән салмак кына биисең, елмая-елмая колагыма: «Бар да яхшы! Кирәк! Китәргә кирәк! Мин анда шундый шәп идея барлыкка килде бит әле!» дип пышылдыйсың. Мин елый-елый уянып киттем.

Сине төшемдә генә күрсәм дә, шундый рәхәт булып китте. Аллаһыма мең тапкыр ялвардым бит мин бу турыда! Бәгърем, нинди идея белән янып йөри идең соң? Нәрсә дип уйладың икән... 
Аллаһыма шөкер, күрдем! Бәхетлене күрдем. Рәхәт аңа анда. Күрдем. Үз күзләрем белән күрдем, ачык итеп. Урыны оҗмахта булсын, рухы шат булсын. Күргән төшләрем яхшыга, шатлыкка булсын, йә Раббым, Әмин, – дип язган җырчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев