Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айна Еремина- Зеттерлунд: “Америкадан сәлам”

Чаллы мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән талантлы һәм тырыш җитәкче Айна ханым лаеклы ялга чыккач, чит илгә китеп, шунда үзенең бәхетен тапты.

Чаллыда Айна Ереминаны белмәгән кеше сирәктер. Ул - шәһәребез мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән талантлы һәм тырыш җитәкче. Озак еллар “Шатлык” яшьләр үзәген җитәкләде. Аның тырышлыгы белән биредә төрле юнәлешләрдә эшли торган милли иҗат коллективлары барлыкка килде. Алар шәһәрдә уза торган бәйрәмнәрнең  үзәгендә булды. Айна ханым лаеклы ялга чыккач, чит илгә китеп, шунда үзенең бәхетен тапты. Хәзер ул чит илдә  яши. Бүгенге көндә Америкада кызы Вероника янында. Айна Гиндулловна белән ватсап аша әңгәмә кордык.  

Айна Гиндулловна, Сез Чаллы мәдәниятен үстерүгә, шәһәрне  чәчәкләргә күмүгә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе дисәм дә, ялгыш булмас. Тырыштыгыз, тырыштыгыз да, лаеклы ялга чыгып, рәхәтләнеп яшисе урында каядыр китеп югалдыгыз? 

Әйе, лаеклы ялга чыктым да, Чаллыдан чыгып качтым. Бик арыган идем, чөнки бөтен бәйрәмнәрне миңа өя башлаганнар иде, көн-төн бер ялсыз эшләдем. Бер Сабан туенда кичке концертта директор итеп куйдылар,  бөтен артисларны чыгарып бетереп булмый,  барсы да сәхнә артында көтә, миңа үпкәлиләр... Бер заман ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында күземне ачып жибәрдем  - һуштан язып егылганмын икән. Шуннан соң үземә: “Лаеклы ялга чыгу белән бу мәшһәрдән качам”, - дип сүз бирдем. Шәһәр мэрына: “Эштән җибәрегез әле”, - дип  7 гариза, 2 хат яздым. Илдар Халиков: “Без бәйрәмнәрне, очрашуларны кемнәр белән оештырырбыз, иҗатка гашыйк булган яшьләрне нишләтербез”, -дип хат-гаризаларымны ертып кына ташлады. Ул вакытта “Шатлык” яшьләр үзәгендә 32 ижат коллективы бар иде: шоу балет, “Айверон” вокал ансамбле, “Остабикә” фольклор ансамбле… 

Бу коллективлар Чаллыны гына түгел, Татарстанны да гөрләтте бит әйеме? 

Әйе, дөрес әйтәсез. “Остабикә” фольклор ансамбле белән  кайларда гына булмадык, Төркия халкын шаккаттырдык, Мәскәүдә Кызыл Мәйданда да чыгыш ясадык. Казан, Уфа калмады. Сабантуйларында сөлгеләр, бүләкләрне гел без җыйдык. Шәһәргә килгән чит ил кунакларын без каршылый идек. Каз өмәләре, туй күренешләре, “Самовар төбендә” дип исемләнгән аулак өйләр, очрашулар, туй күренешләре, дуслык, чәк-чәк бәйрәмнәре. Хәтта бүгенге көндә дә Чаллыда гөрләп уза торган чәчәк бәйрәмен “Шатлык” үзәге янында беренче булып без уздырдык, аннары Яков Геллер миннән сорап алды да, шәһәр күләмендә оештыра башладылар.  

“Айверон” ансамбле дә искитмәле булды. “Йолдызлык” фестивалендә җиңде, аларның чыгышы барлык бәйрәмнәрнең югары ноктасы иде.  

Шундый гөрләп торган коллективларны калдырып киттегез дә, чит илдә яңа  тормыш башладыгызмы? Ирегез белән ничек, кайда таныштыгыз? 

Иптәшем белән (ул психотерапевт булып эшли) белән танышу бик үзенчәлекле булды. Швецияга оныгымны алырга килгәндә кызым Лариса бер абзый белән таныштырды. Минем кияүгә чыгу теләге уемда да юк иде. Тәкъдирдер инде, абзый күрде дә чытырдап ябышты. Швециядән кайтып киткәч, йөзек тотып,  Чаллыга килеп җиткән. Бик изге җанлы, йомшак, киң күңелле кеше булып чыкты. Кияүгә чыкканыма бер дә үкенмим, гомердә булмаганны, аның белән яши башлагач, үземны бәхетле  хатын-кыз итеп саный башладым.  

Чаллыдан киткәч, кызыгыз Вероника (заманында популяр, өметле җырчы иде – З.Г.) кайларда укыды? Җыр юлыннан киттеме? Бүгенге көндә ни белән шөгыльләнә? 

Вероника Нью-Йоркта Ферли Дикенсен дигән данлыклы университетны тәмамлады. Аннары шул шәһәрдә музыкаль телевидениедә эшләде. Аннары бер ел Мәскәүдә Раше тудейда эшләгәч, яңадан Америкага чакырып алдылар. Кызымның тарихы үзебез дә көтмәгәнчә, гаҗәп булды. Чаллыда ниләр генә аша үтмәде балам, гайбәтләр, аяк чалулар, көнләшүләр...     "Әлһәмдүлилләһ  шөкер,  туп- туры басып,  нәфрәтләнмичә, тырышлыгы һәм уңганлыгы аркасында барысын да җиңеп чыкты. Үз иленнән китәргә мәҗбүр булды, тик үкенми, Аллаһка шөкер, бүгенге көндә тормышы бик матур. Хәзер киявем белән үз эшләрен булдырдылар. ... Виктория оныгым апрельдә туды, менә  бер яше тула, Аллаһка шөкер, бу - зур вакыйга.  Монда бер яшьлекне ресторанда 200ләп кеше жыелып, туганнар, дуслары белән   билгеләп үтәләр.  

Кызыгыз белән татарча сөйләшәсезме? 

Кызым белән татарча да, урысча да сөйләшәбез. Ә киявем һәм аның туганнары белән инглиз телендә аралашабыз.    

Ирегез белән нинди телдә аралашасыз?  

Ирем Eран белән шведча сөйләшәбез. Мин баргач бер ел укырга йөрдем, 8 айда швед телен өйрәндем һәм 6 ай шул академиядә яңа килгән кешеләргә швед телен өйрәттем.  Шведча шигырьләр язып та,  гаҗәпләндердем әле үзләрен. Ирем сәясәт белән шөгыльләнә, ул халык утырышчысы, Леон оешмасы эшендә катнаша һәм мине дә бөтен җирдә катнаштырырга тырыша – шуңа швед дусларыбыз бик күп, кунакка йөрешәбез. Алар мин әзерләгән татар ашларын бик ярата.  

Чит илләргә ирегез белән йөрисезме? 

Ауропа татарлары альянсының төрле илләрдә булган утырышларына, форумнарга үзем генә йөрим. Ә инде зур чараларга, Ауропа Сабан туйларына ирем дә баргалый. Без җылы якларга, диңгезләргә дә ял итәргә йөрергә яратабыз.  

Сезне лаеклы ялдагы ханым дип әйтеп булмый. Яшь күренәсез.Иҗаттан тыш, Швециядә ниләр белән шөгыльләнәсез?  

Ауропа илләрендә Сабантуйлар уздырырга чакыралар. Сценариен язып, күп вакытта бәйрәмнәрнең режиссеры да, алып баручысы да үзем булам. Латвиядә, Литвада,  Германиядә, Эстониядә... бара алмаганнарына скайп аша ярдәм итәм. Будапештта Ауропа “Татар кызы” бәйгесе уздырдым. 8 илдән татар кызларын табып, аларны тулысынча әзерләп, бик матур милли бәйрәм ясадык. Икенчесен Ригада  уздырырга әзерләп бетергән идем инде, пандемия аяк чалды. Хәзер тагын 8 кыз бәйге оештырырга мөмкинлек булганын көтеп тора. Ауропа татарлары Альянсы  белән Европаның бөтен илләрендә булдык инде, Аллаһка шөкер.  Чаллыга еш кайасызмы?Кемнәр белән очрашасыз? 

Ирем белән дә, үзем генә дә Чаллыга ел да кайта идек. Казанга төрле чараларга кайтканда, Чаллыга керми китми идек.Чаллыда бертуган апам Анфиса гаиләсе белән яши. Аллаһка шөкер, дусларым күп. Гөлсинә дустым мин кайту белән Илиса, Римма, Венера, Гөлназны мул табын әзерләп чакырып ала. Чәй эчеп, кич буена җырлашып утырабыз. Казанда да җан дусларым көтеп ала.  

Үзегез кайсы илдә яшисез?

Швециядә яшибез. Оныгымны күрергә дип Америкага килгән идем, 7 ай Нью-Йоркта тоткарландым. Самолетлар очмый. (14 көн карантинда булып ,Төркия аша килгән идем). Мин килгәч Төркияне ябып куйдылар. Шатланып, Викториямне үстерешәм.  

Айна Гиндулловна, сез һәрвакыт күтәренке кәефле, көләч, мөлаем, йөзегездән-күзегездән бәхет очкыннары балкып тора. Шигырьләрегез дә күтәренке рухта, тормышны яратып язылган. Әйтегез әле, сезнең хәзерге бәхетегезнең сере нидә? 

Кешеләргә ихластан ярдәм итә алсам, белемем, тәҗрибәм, йөрәгем һәм кулларымның җылысы кемгәдер кирәксә -  мин бик бәхетле.  

Иҗат җимешләрем, оештырган бәйрәмнәрем  матур нәтиҗә биреп, кешеләрне шатландырса, мин канәгатьлек хисе кичерәм. Бу да – минем өчен бәхет.  Ихлас күңелдән мине аңлаган кешеләргә рәхмәт һәм матур, изге сүзләр әйтә алу да – бәхет.  Шуңа күрәдер дә, мин беркемнән дә көнләшмим һәм миндә беркайчан да депрессия булганы юк.  

Аллаһы Тәгаләгә миңа тормыш, матур табигать, кояш, әти-әниләр, балалар һәм оныклар, иң яхшы дуслар бүләк иткәне өчен рәхмәт.  

Мин хәзер һәм бүген яшим. Узган  тормышымда булган авырлыклар миңа берничек тә тәэсир итми, алар минем үткәнем. Тормыш сабагы биргәннәре өчен мин аларга да рәхмәтле. Алар нәтиҗәсендә мин бүген зирәк,  акыллы, бәхетле, бүген ирешелгән уңышларымны бәяли беләм. Һәм иң мөһиме: хыялларым көтмәгәндә тормышка аша. Мин яратам, тормышның һәр мизгеленнән, кечкенә генә җиңүләрдән дә тәм табып яшим.  

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ 

Ирем белән дә, үзем генә дә Чаллыга ел да кайта идек. Казанга төрле чараларга кайтканда, Чаллыга керми китми идек. Пандемия туктатты. Чаллыда бертуган апам Анфиса гаиләсе белән яши. Аллаһка шөкер, дусларым күп. Гөлсинә дустым мин кайту белән Илиса, Римма, Венера, Гөлназны мул табын әзерләп чакырып ала. Чәй эчеп,

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев