Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айна Зеттерлунд кабат әби булды

Вероника Еремина – икенче тапкыр әни булды.

Америкада яшәүче, якташыбыз, Чаллы мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Айна Зеттерлунд гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Аның кызы Вероника малай тудырды.

Җырчы Вероника Еремина исеме 1990 елларда Татарстанда бик популяр иде. Ул 5 яшеннән җырлый башлады. Аның үзенә генә хас яңгыравыклы тавыш белән җырлавын тамашачылар бик яратты. Ул төрле бәйгеләрдә катнашып дипломнар, туристик юллама, хәтта «Ока» машинасы да алды.

Урта мәктәптән соң, университетта инглиз телен өйрәнә башлады, аннары Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга керде... Озакламый аңарда чит илдә уку теләге туа.

2003 елда аның хыялы тормышка аша. Ул АКШта Фэрли Дикинсон универистетын тәмамлый, Нью- Йоркның бер телеканалында эшли башлый. «Аның җырчы булып китәргә мөмкинлекләре бар иде. Аның вокал мөмкинлекләрен күреп продюссерлар үзләренә алмакчы булдылар. Әмма МТVда эшләгәндә артистлар белән аралашкач: «Мин тулы гаиләдә кешечә яратылып яшисем, балалар үстерәсем килә», – дип сәнгать юлыннан китмәгән.

Вероника бүгенге көндә АКШта яши. «Киявебез бик әйбәт кеше. Аларның Манхэттеннда үз бизнеслары бар. Виктория исемле кызыбызга 2 яшь тулды. 8нче июньдә улыбыз туды. Малайга исем әле сайланып бетмәде. Мин Грант дип кушыгыз дидем. Бу бик уңышлы исем», – ди тагын бер кат әби булган, газетабызның дусты Айна Зеттерлунд. Без Айна Гиндулловнаның шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз. Оныклары тулы гаиләдә исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес