Җырлы гаилә туачак сабыйларына исем эзли.
Җырлы гаилә Алия белән Ришат Төхвәтуллиннар бәби көтәләр. Социаль челтәрләрдә Алия үзенең язылучыларыннан киңәш сорап язды.
- Дуслар, сезнең ярдәм кирәк. Ришат бала туганчы җенесен әйтмәскә кушты. Исемнәрне һаман уйламадык әле. Миңа ошаганы Ришатка ошамый, Ришат әйткәне – миңа. Матур малай һәм кыз исемнәре сайларга булышыгыз әле, – дигән ул.
- Иң матур исем – Рифат. Кыз туса да, малай туса да шулай кушыгыз, – дип комментарий калдырган җырчы Рифат Зарипов.
- Ләйсән Гыймаева: «Таңсылу, Зифа, Зәйнәп», – дип, үз кызларының исемнәрен санап чыккан.
Берәү исә: «Пост куясыз да, барыбер үзегез теләгән исем кушасыз. Сез беренчеләре дә, соңгылары да түгел, барысы да шулай итә», – дип серне ачкан.
Алия исә: "Без "реально" нинди исем кушарга белмибез... Моңа кемдер ышанмый икән, ул аның эше", - дип җаваплаган.
Шулай ук җырчыларга Радэль, Аделина, Амалия, Руслан, Самина, Язгөл, Булат, Рамазан, Кәрим кебек исемнәр дә тәкъдим иткәннәр.
Нет комментариев