Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Белоруслар Хәния Фәрхи җырын татарча җырлый

«Күптән түгел «Балтырган» җырын яздырдым. Менә шулай Хәния Фәрхи иҗатына гашыйк булып яшим", – диде ул.

Татар эстрадасының примадоннасы Хәния Фәрхинең кинәт вафат булуы татар дөньясын гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә тетрәндерде. Алар арасында белорус егете, Белорусиянең Вилейка шәһәрендә яшәүче Владимир Вашкель дә бар.  Ул СССРга даны таралган фотоаппаратлар җитештерүче «Зенит» заводында махсус бүлек башлыгы, «Минскоблгаз» район газ белән тәэмин итү бүлегенең махсус бүлекчәсе башлыгы булып эшләгән. «Зенит»та эшләгәндә Брежнев исемен йөрткән шәһәребездә дә булган. Бер атна шәһәрне, яр буйларын карап йөргән...

 Ул шушы көннәрдә Хәния Фәрхинең «Балтырган» җырын татарча яздырган. Владимирны «Вконтакте»дагы Хәния Фәрхи төркемендәге кешеләр Хәниянең иҗатын хөрмәт иткәне өчен яраталар. Ә безнең укучыларыбызны белорус кешесе Хәния Фәрхине каян белде икән дигән сорау борчый. Шул сорауга ачыклык кертү максатыннан мин Владимир белән элемтәгә кердем.

– Хәния Фәрхине каян беләм соң? Моннан биш ел элек интернет киңлекләрендә йөргәндә, гадәти булмаган некрологка юлыктым. Фотодан яшь, бик матур хатын-кыз карап тора иде. Бу мине кызыксындырды һәм мин аның турында өстәмә мәгълүматлар эзли башладым. Аның башкаруындагы җырларны тыңлагач, мин үземнең Хәния иҗатына эләгүемне аңладым. Аның тавышы минем күңелемне яулады һәм мин шунда ук «Вконтакте»дагы Хәния Фәрхинең хәтер төркеменә кердем. Минем аның истәлегенә нидә булса эшлисем килде. Аңа багышлап берничә шигырь яздым һәм аны дулкынланып,  төркемгә җибәрдем. Ни гаҗәп, минем рус телендә язылган шигырьләрем кешеләргә ошады. Шуннан илһамланып, иҗатымны дәвам иттем. Аннары Хәния репертуарындагы җырлый башладым. Кешеләр бу эшне дәвам итүемне сорадылар. Мин татар телен белмим, бу мине куркытты, әмма иҗат иттем, бу кешеләргә ошады. Мин әкренләп интернет аша татар телен өйрәнә башладым. Интернет-тәрҗемәче ярдәмендә татар җырларын русчага тәрҗемә итеп, әдәби яктан матурлап җырлый башладым. Тәрҗемә уңышлы булмаганда кешеләрдән ярдәм сорадым. Алар миңа ярдәм итәргә тырыштылар. Минем бик күп дусларым барлыкка килде. Алар үз хисапларына миңа Хәния Фәрхи турындагы «Онытылыр димә» дигән китапны җибәрделәр.

Тәрҗемә уңышлы булмаганда, мин җырларны үземнең текст буенча башкардым. Шулай итеп шигырьләремә күп җырлар барлыкка килде. Хәния җырларына (минус) фонограммалар бик аз. Шунлыктан мин үзлегемннән бу эшкә алындым. Күптән түгел «Балтырган» җырын яздырдым. Менә шулай Хәния Фәрхи иҗатына гашыйк булып яшим, – диде ул.

Хәния Фәрхи төркемендәге кешеләр яраткан җырчыбызның иҗатын яраткан белорус кешесе Владимир Вашкельгә рәхмәтләрен белдерәләр, аңардан яңа шигырьләр, җырлар көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес