Бүген ике яки өч катлы салават күпере чыкса, берничә көннән көчле яңгыр булыр (сынамышлар)
Май аена халык сынамышлары.
4 майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер.
5 майда төнлә салкынайтса, 40 көн буена иртәләр салкын булыр.
6 майда көн суык булса, җылы көз көтегез.
8 майда яңгыр яуса, арыш уңа.
9 майда көндез җил көчле булып, кичкә тынса, тотрыклы аяз көннәргә ишарә.
10 майда кояш чыкканда көн аяз булса – җәй җилле булыр.
11 майда таң атканда йолдызлар җемелдәшсә, якын арада яңгыр көтелә. Күбәләкләр өйгә яки сарайга кереп качса, көн суыта.
12 майда көчле җил көчле яңгыр алып килә.
13 майның җылы киче һәм йолдызлы төне – мул уңыш билгесе.
14 майда көн бозыла икән, кыш салкын булыр.
15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыкса, кояшлы көн көтегез.
17 майда чыпчыклар төркемләп очса, көчле җил булыр.
18 майда каз суда коенса, көннәр җылыта.
19 майда чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр.
20 майда кичке салават күпере – аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә.
21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.
22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.
23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар.
24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.
25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.
26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.
27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.
28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.
29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.
30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.
31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев