Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әбиләр дә калмады...

Биш катлы, күп подъездлы йортта яшибез. Кечкенә бер авыл кебек ул. Шуңа таныш-белешләребез дә күп.

Элегрәк ак яулыклы, мөлаем татар әбиләре бар иде. Йортның яме иде алар, минемчә. Кичләрен подъезд төбендәге эскәмиядә сөйләшеп утыра идек. Акыллы киңәшләрен дә бирәләр, изге теләкләре белән дә сөендерәләр иде. Кызганыч, гомер үтә тора, әлеге әбиләр дә үлеп беттеләр. Сагынып искә алам үзләрен. Инде хәер-сәдака бирердәй догалы мөселман карчыклары калмады якын-тирәдә.

Тәскирә Шакирова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев