Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Блогер Юлия Нәбиеваның җыры чыкты – ВИДЕО

Юлия һәм Иршат Нәбиевлар шәһәр тормышын үз итмәүче яшь парлар, бүгенге көндә Актаныш районы Әнәк авылында яшиләр. Иршат колхозда эшли, ә Юлия блогер. Шушы көннәрдә Юлия гаиләләрендә булган тагын бер шатлык белән уртаклашты.

Баксаң, Актаныш блогеры Юлия Нәбиева җырлый башлаган икән. Шушы көннәрдә аның «Тормыш» дип исемләнгән яңа җыры чыкты. Җыр сүзләрен Илзирә Вәлиуллина, көйне Ришат Шәйхетдинов язган. 

– Җырларга уемда да юк иде. Дусларым да, туганнарым да кыстагач кына музыкаль мәйданнарга чыгарырга уйладым, – дип үз кичерешләре белән уртаклаша Юлия.  

Әйтергә кирәк, блогерлар популяр артистлар белән дә даими элемтәдә тора.  Иршат үзе дә җырлый, аның «Балачак», «Каен», «Туган көн», «Матурлык», «Гүзәлем» дип исемләнгән җырлары бар. 

Сүз уңаеннан, блогерлар турында монда да язган идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X