Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чебенлеләр очрашты. Тукай районы Боерган авылында күркәм чара узды

Бас­ма­быз бит­лә­рен­дә әле күп­тән тү­гел ге­нә урын ал­ган “Без­нең авыл­да шу­лай” руб­ри­ка­сын га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз бик җы­лы ка­бул ит­те. Ре­дак­ци­я­без­гә якын-ти­рә җир­лек­ләр­дән бер­сен­нән-бер­се кы­зык­лы, эч­тә­лек­ле  хат­лар ки­лә баш­ла­ды. Бү­ген сез­гә алар­ның чи­рат­та­гы­ла­рын тәкъ­дим итәр­гә бул­дык. Бу юлы Ту­кай ра­йо­ны­ның Че­бен­ле авы­лын­нан чык­кан та­лант­лы мил­ләт­тәш­лә­ре­без бе­лән та­ны­шыр­быз, алар бе­лән хә­тер кө­не­нә кай­тып ки­лер­без.  Шу­лай ук ре­дак­ци­я­без­нең дус­ты Гөл­фи­рә ха­ным Зин­ну­ро­ва­ның да ту­ган авы­лы­на бәй­ле ха­ти­рә­лә­рен бар­лар­быз.

Мон­нан 46 ел элек Чул­ман суы кү­тә­ре­лү сә­бәп­ле яшә­ү­дән тук­та­ган Че­бен­ле авы­лы­ның Хә­тер кө­не бу юлы да дул­кын­лан­дыр­гыч миз­гел­ләр­гә бай бул­ды, дип баш­ла­на  Бо­ер­ган авы­лы ки­тап­ха­нә мө­ди­ре Флү­зә апа Сә­ли­мо­ва ха­ты. 

Ерак­лар­дан са­гы­ны­шып кайт­кан ба­ла­ла­рын ту­ган җир чалт ко­яш­лы ямь­ле көн бе­лән ку­ан­дыр­ды. Ис­тә­лек­ләр дә бар­лан­ды, Че­бен­ле хал­кы­ның го­рур­лы­гы бул­ган та­лант­лар­га, ти­рән хөр­мәт­кә ла­ек зат­ла­ры­на их­лас рәх­мәт сүз­лә­ре дә әй­тел­де.

Бәй­рәм­чә би­зәл­гән «Ак­чар­лак» мә­дә­ни­ят йор­ты ка­дер­ле ку­нак­ла­рын тәм­ле чәй­ле та­бы­ны һәм дәрт­ле му­зы­ка бе­лән кар­шы­ла­ды. Хә­тер кө­не­нең рәс­ми өле­ше Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бул­ган як­таш­лар ис­тә­ле­ге­нә тө­зел­гән ме­мо­ри­ал янын­да бер ми­нут­лык тын­лык­тан баш­ла­нуы әле­ге оч­ра­шу­га ае­рым тан­та­на­лык өс­тә­гән­дер, дип уй­лыйм. Хә­тер ди­ва­рын­нан исем­нә­рен та­бып, һәр­кем үзе­нең ка­дер­ле­лә­рен бар­ла­ды.

Ә та­ма­ша за­лын ту­ты­рып кайт­кан як­таш­лар өчен ул көн­не әзер­лән­гән прог­рам­ма, чын мәгъ­нә­сен­дә, дул­кын­лан­дыр­гыч та, эч­тә­лек­ле дә  бул­ды. Че­бен­ле авы­лы­ның иң ма­тур га­и­лә­лә­рен­нән бер­се, яшь­лек­тә ка­бын­ган сөю ял­кы­нын 60 ел дә­ва­мын­да сүн­дер­ми­чә ка­дер­ләп сак­ла­ган Мәгъ­фия апа бе­лән Гай­нет­дин абый Хәй­рет­ди­нов­лар җи­тәк­лә­шеп зал­га кер­гән­дә, ха­лык сок­ла­ну­ын һич яшер­ми­чә, ая­гү­рә ба­сып кар­шы­ла­ды үз­лә­рен. Әле­ге гү­зәл пар­ны сәх­нә тү­ре­нә ча­кы­рып зур­лау, ма­тур кот­лау­лар шу­шы авыл­ның та­гын бер сө­ек­ле һәм та­лант­лы ба­ла­сы – та­ныл­ган жур­на­лист, ша­гый­рә, ТР ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Рә­зи­нә апа (За­ки­ро­ва) На­сый­бул­ли­на­ның «Зәң­гәр Ыгым хы­я­лым­да…» дип исем­лән­гән өр-яңа ки­та­бын тәкъ­дир итү бе­лән үре­леп бар­ды. Ки­тап­ка ав­тор­ның соң­гы ел­лар­да иҗат ит­кән хи­кә­я­лә­ре, ти­рән эч­тә­лек­ле по­э­ма­ла­ры, һәр риф­ма­сы җыр­лап тор­ган ши­гырь­лә­ре туп­лан­ган. Мон­нан 40 ел элек шу­шы пар ту­рын­да языл­ган мә­ка­лә­нең әле­ге ки­тап­ка кер­те­лү­ен дә, ав­тор­ның алар­га ба­гыш­лап укы­ган яңа ши­гы­рен дә юби­ляр­лар их­лас рәх­мәт сүз­лә­ре бе­лән ка­бул ит­те. Тук­сан­ны вак­лап ки­лү­че Мәг­фия апа­га күз ге­нә ти­мә­сен, фи­кер­лә­ве саф, те­ле элек­ке­чә йө­ге­рек! Җор әй­тем­нәр бе­лән үз­лә­ре­нең мә­хәб­бәт та­ри­хын сөй­лә­гән­дә, күз­ләр яшь­кә чы­лан­ды. «Ро­ме­о­ның - Джу­лет­та­сы, Мәҗ­нүн­нең - Ләй­лә­се, Гай­нет­дин­нең Мәгъ­фи­я­се бар!» дип, әле ха­лык­ны көл­де­реп тә ал­ды. Ә Рә­зи­нә апа­га ул үз кул­ла­ры бе­лән пе­ше­реп алып кил­гән тат­лы чәк-чәк бү­ләк ит­те, из­ге те­ләк­лә­рен ши­гырь юл­ла­ры бе­лән җит­кер­де. Рә­зи­нә апа­ның яңа ки­та­бы чы­гу шат­лы­гын ур­так­ла­шыр­га го­мер юл­да­шы Ил­дар абый­ның ки­лүе дә, ка­дер­ле­се­нә әй­тел­гән тый­нак кот­лау сүз­лә­ре дә ямь өс­те­нә ямь бул­ды.

Че­бен­ле­ләр бе­лән ин­де ту­ган­ла­шып бет­тем, ди­сәм дә, һич ял­гыш бул­мас. 1998 ел­да бе­рен­че Хә­тер кө­нен үт­кәр­гән көн­нән бир­ле мин алар бе­лән бер­гә. Ел­ның-елын­да бер­гә­лә­шеп Хә­тер көн­нә­ре үт­кә­рә­без. Авыл уры­нын­да­гы хәт­фә ту­гай­да ку­а­ны­шып оч­ра­ша­быз, са­гыш­лар­ны бү­ле­шә­без, ис­тә­лек­ләр бе­лән ур­так­ла­ша­быз. Уз­ган 23 ел дә­ва­мын­да алар­ның са­гы­шы, югал­ту-та­быш­ла­ры ми­не­ке бе­лән үрел­де. Бу авыл ке­ше­лә­ре­нә мин сок­ла­нып туя ал­мыйм. Шул­ка­дәр эч­кер­сез кү­ңел­ле, иге­лек­ле, зы­я­лы һәм га­җә­еп та­лант­лы алар­ның һәр­кай­сы. Йөз­лә­гән фән­ни хез­мәт­ләр яз­ган га­лим­нәр­не дә, та­лант­лы та­биб­лар, гый­лем­ле укы­ту­чы­лар­ны да, язу­чы­лар-ша­гыйрь­ләр­не дә, та­ныл­ган рәс­сам­нар­ны да, ал­тын кул­лы бал­та ос­та­ла­рын, те­гү-чи­гү ос­та­ла­рын да үс­тер­гән Че­бен­ле авы­лы. Иң мө­һи­ме, шул­ка­дәр та­ту, яр­дәм­чел, иге­лек­ле алар. Бер­се өчен икен­че­се җан атып яши. Сәх­нә ал­ды­на чык­кан Зө­фәр Яса­би­ев әнә ни­чек ма­тур итеп кот­ла­ды та­лант­лы авыл­да­шын, их­лас го­рур­ла­ну­ын да әйт­те, ри­я­сыз рәх­мәт сүз­лә­рен дә җит­кер­де. «Яран гөл» фольк­лор ан­сам­бле баш­ка­ру­ын­да­гы «Ба­су кап­ка­сы» ком­по­зи­ци­я­се исә Рә­зи­нә апа­ның гы­на тү­гел, зал­да утыр­ган бар­лык че­бен­ле­ләр­нең са­гы­шын ка­бат­тан куз­гат­ты. Бө­тен­рос­сия фольк­лор ан­самль­лә­ре бәй­ге­сен­дә икен­че урын­ны яу­ла­ган әле­ге иҗат кол­лек­ти­вын зур җи­ңү­лә­ре бе­лән кот­лый­быз. Та­лант­лы ком­по­зи­тор Рөс­тәм Әх­мәт­ха­нов­ның кот­ла­вы да ис­кит­кеч ма­тур бул­ды. Рә­зи­нә апа­ның сүз­лә­ре­нә яз­ган өр-яңа җы­рын баш­кар­ды ул. Әле­ге иҗа­ди дус­лык­та языл­ган бер­сен­нән-бер­се ма­тур җыр­лар­ның са­ны ин­де 20дән ар­тып ки­тә.

Хә­тер кө­не ямь­ле су бу­ен­да дә­вам ит­те. Уң­ган Че­бен­ле егет­лә­ре-кыз­ла­ры бы­ел да бәй­рәм та­бы­нын мул­дан әзер­лә­гән. Ис­кит­кеч тәм­ле пы­лау­дан да, Зө­ләй­ха апа Әх­мәт­ха­но­ва пе­шер­гән те­лең­не йо­тар­лык бә­леш­тән дә, һәр ку­нак өс­тәл­гә куй­ган зат­лы сый­лар­дан да авыз ит­тек, уң­ган ки­лен­нәр ясап тор­ган хуш ис­ле кай­нар чәй­дән дә хуш­лан­дык. Ан­нан соң ха­лык моң­лы җыр­лар­га, дәрт­ле би­ю­ләр­гә ку­шы­лып, рә­хәт­лә­неп ял ит­те. Че­бен­ле­нең та­лант­лы оны­гы Ай­зи­рә Габ­дул­ли­на­ның саф чиш­мә­дәй чел­те­рәп ак­кан та­вы­шы кү­ңел­ләр­гә ял бир­де. Ул Рә­зи­нә апа­ны­ның ин­де күп­тән хит­ка әй­лән­гән җыр­ла­рын баш­кар­ды. Че­бен­ле-Бо­ер­ган җы­ры бе­лән ике авыл дус­лы­гын ма­тур би­ек­лек­кә кү­тәр­гән Рөс­тәм абый Әх­мәт­ха­нов­ны да ха­лык әле­дән-әле мәй­дан тү­ре­нә ча­кы­рып зур­ла­ды. Ә Рә­зи­нә апа бы­ел да үзе яз­ган «Че­бен­лем – гөл­ләр илем» җы­рын баш­ка­рып, авыл­даш­ла­рын ку­ан­дыр­ды. Че­бен­ле­ләр аңа ку­шы­лып җыр­ла­ды­лар да, вальс­та да әй­лән­де­ләр.

 Оч­ра­шу ба­ры­шын­да Рә­зи­нә апа На­сый­бул­ли­на ха­лык­ка үзе­нең ки­тап­ла­рын бү­ләк ит­те. Ел­ның-елын­да авыл бәй­рәм­нә­рен оеш­ты­ру­га мат­ди яр­дәм күр­сә­теп ки­лү­че, һәр оч­ра­шу­ны баш­лап йө­рү­че уң­ган Че­бен­ле егет­лә­рен мәй­дан тү­ре­нә ча­кы­рып рәх­мәт әй­тү дә ин­де күп­тән ма­тур тра­ди­ци­я­гә әй­лән­де. Фә­рит Хә­мәт­ди­нов, Зө­фәр Миф­та­хов, Сә­ет­нур Мө­хә­мәт­шин, Фә­рит һәм Зө­фәр Ясә­ви­ев­лар,Ша­мил һәм Фа­ил Хөс­нет­ди­нов­лар, Мул­ла­ме­хә­мәт Га­ли­ев­лар, 30га якын авы­ла­шы­быз бәй­рә­ме­без­не әзер­лә­ү­дә үз­лә­рен­нән өлеш керт­те­ләр. Авыл­даш­ла­ры­быз алар­ны гөр­лә­теп кул ча­бып ал­кыш­ла­ды, их­лас рәх­мә­тен җит­кер­де.Авыл онык­ла­ры­ның бө­ек Ту­ка­е­быз ши­гырь­лә­рен сән­гать­ле итеп укуы да, за­ман­ча җыр­лар баш­ка­руы да ту­ган җир­гә бул­ган мә­хәб­бәт­нең бер­кай­чан да сү­рел­мә­я­чә­ген рас­лау­чы иң ма­тур ми­сал­лар, ми­нем­чә. Су буе ул көн­не кич­кә ка­дәр гөр­ләп тор­ды. Бер кү­ре­шү бер го­мер дип, са­гы­ны­шып кайт­кан ха­лык та­ра­лыр­га ашык­ма­ды. Та­гын бер Хә­тер кө­не шу­лай ма­тур миз­ге­ләр­гә ба­еп, та­рих­ка күч­те.

Ә Рә­зи­нә апа­га яңа­дан-яңа иҗат уңыш­ла­ры те­ли­без. Ка­лә­мен­дә­ге ка­ра­сы бер­кай­чан да кип­мә­сен, яңа ки­тап­ла­рын, ма­тур җыр­ла­рын кө­теп ка­ла­быз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл безнең кешеләр безнең авылда шулай