Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабировның хатыны шок хәлендә

Ул кызларын укытучыдан алырга булган.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның хатыны Миләүшә шок кичергән. 

- Без кызларыбызны күп акча түләп ике ел инде атнасына ике тапкыр инглиз теле дәресенә йөртәбез. Казанда иң яхшы укытучы дип, танышларыбыз аркылы тапкан идек. Сүз дә юк, Мәрьям белән Даниянең инглиз теленнән укулары яхшырды. 

Әмма бер көнне шаккатмалы хәл булды. Дания дәрестән чыгып машинага утыргач калтырана-калтырана елый башлады. Бик озак туктата алмадым. 

Аннары аның дәрестә нәрсәнедер укый алмавын белдем. Кызым, дәрестән елап чыккан. Бер әни аны кочаклап аны юатырга тырышкан. Моны укытучы күреп: "Нигә аны җәллисең, кирәкми! Пошла она в ж...у" - дигән.

Сөйләшә торгач, тагын бер нәрсәгә гаҗәпләндем. Казанның иң яхшы укытучысы балаларга: "Нигә мәктәптә укыйсыз, анда "бестолковый" укытучылар", - дигән.... Ничек инде укытучы хезмәттәшләре турында шулай әйтә ала?!

Кызларыбыз спорт белән җитди шөгыльләнәләр. Анда да аларга мондый кырыс мөнәсәбәт юк.

Ә өстәмә белем бирүче укытучы....

Мин укытучыны гына гаепләмим, Дания дә дәрескә тиешенчә әзерләнеп бармагандыр. Әмма Казанның иң яхшы укытучысы дип саналган кешенең шулай сөйләшүе шок хәленә китерде. 

Мин тавыш чыгарып йөрергә яратмыйм. 

Балаларны аңа йөртүдән туктадым, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шок Данир Сабиров Миләүшә Сабирова