Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Туристларны алдаган блогер Илүсә Миңнегалиева федераль эзләүдә

МВД базасында аның фотосы пәйда булды.

Меңнән артык туристны алдаган блогер Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иттеләр. Исегезгә төшерәбез, ул ире Раушан белән Дубайга күченеп китеп, арзан бәягә турлар сата башлады. Кешеләр аларга ышанып акча күчерде, ял булачагын көтте. Нәтиҗәдә беркая да оча алмадылар (монда яздык). Салынган зыян күләме - 27 миллион сум тирәсе. Алданган туристлар гаризалары нигезендә блогерга карата җинаять эше кузгаттылар. Хәзер 29 яшьлек Илүсәнең фотосы МВДның «Игътибар, эзләүдә!» бүлегендә эленеп тора. 

«Шәһри Чаллы» газетасында блогерлардан тур сатып алган һәм ялга бара алмаган бер ханым турында язган идек. 

– Мин юлламаны май аенда ук беренчеләрдән булып алып куйдым. Отпускны туры китереп, турны август аена сайладым. Улым – студент, аны эшкә дә кермәскә үгетләдем. Янәсе, чит илгә китәбез, диңгездә ял итәчәкбез. Вакыты җитә башлагач, борчыла башладым. Язам, һаман: «Көтегез, бәлки соңракка күчерергә туры килер», – диделәр. Эчем пошса да каршы язмадым, ярар, дидем. Көне килеп җиткәч, паника башланды. Кызулый башлап, моңарчы Илүсә белән генә язышсак та, Раушанга яздым. Ачуланып, «Иремә язмагыз!» – диде, көтәргә кушты. Шул ук вакытта блогерлар аша ялга барган тагын бер-ике кеше белән языша башладык. «Миңа билгесезлек кирәкми, кайчан барасыбызны әйтегез», – дип язгач, техник сәбәпләр аркасында сәяхәтнең кичектерелүен хәбәр иттеләр. Шулай итеп 60 мең сумым җилгә очты! – дип сөйләгән иде ул безгә. 

Бу ханым белән кабаттан элемтәгә чыгып, Илүсәнең язганы бармы дип кызыксындык.

– Ярар, булыр, көтегез дип әйткәннән соң хәбәргә чыгучы булмады. Кайчанга хәтле көтәсе булгандыр? Биргән акчалар турында әллә кайчан оныттым инде. Булырлык түгел ул! Алга таба кешегә ышанмаска, беркатлы булмаска кирәк. Аннары нинди дә булса эшләр эшләгәндә, аеруча кешегә акча күчергәндә фәкать килешү (договор) белән генә эш итәргә кирәк дигән нәтиҗә чыгардым, – диде безгә зыян күргән ханым. 

Илүсә Миңнегалиеваның социаль челтәрләрдәге сторисларын карасаң, ул әле 15 сәгать элек кенә хәбәргә чыккан булган. Алар командалары белән «Үсеш ноктасы» («Точка роста») проектын алып баралар, моннан тыш язылучылары арасында Дубайдан бүләкләр дә уйнаталар.  

Исегезгә төшерәбез, Илүсә ел башында әни булды. Аның Әлим исемле улы туды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев