Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“Электротранспорт” предприятиесенең генераль директор урынбасары Евгений Архипов үзенең юбилеен билгеләп үтте

Бу дөньяда һәрнәрсәнең җаны бар сыман. Җансыз берни дә суламый да, шауламый да - гомумән яшәми дә. Ул хәтта шәһәребезнең тармак- тармак тормыш артерияләрен хәтерләткән юлларында йөрүче трамвайларда да бар бугай. Дөресрәге, ул тимер атларга яшәү көчен кешеләр бирә. Шуларның берсе – “Электротранспорт” предприятиесенең генераль директорының персонал буенча киңәшчесе Евгений Иванович Архипов. Ул предприятиеның аксакалы. Анда эшләүче һәр хезмәткәр белән тыгыз бәйләнештә. Һәркайсын белә, хәлләре белән кызыксына, ярдәм сорап клүчеләргә кулын суза.

Евгений Архипов шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Евгений Иванович Минзәлә районы Иске Александровка авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Матвеевка урта мәктәбен тәмамлагач шул ук мәктәптә озайтылган көн укучыларына тәрбияче булып эшкә урнаша. Шулай итеп 17 яшендә үк "Евгений Иванович" ка әйләнеп, үз өстенә җаваплылыкны алып яши башлый. Бераздан балачактан ук хәрби булу хыялы егетне  Саратовның ракеталар училищесына укырга алып килә. Әмма ул аны тәмамламый. 18 яше тулгач хәрби хезмәткә чакырыла. Казанда махсус Милиция батальонында хезмәт итә. Шулай итеп солдат хезмәте аның алдагы тормышын билгели. Нәкъ шунда ул Милициянең җәмгыять тормышында үтә мөһим роль уйнавын төшенә. Хезмәттән соң Чакллыга кайтып эчке эшләр идарәсенә урнаша. Шулай итеп Евгений Архиповның 26 ел гомере тынычлык һәм иминлек сагында үтә. Озак еллар Автозавод эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары вазифасын башкара. Аннары Боровецк эчке эшләр бүлеге башлыгы. Полковник дәрәҗәсе алып зур җитәкче эшен намуслы башкарганнан соң лаеклы ялга чыга. "Милиция хезмәтендә эшләп халыкка хезмәт күрсәтүем белән чын күңелдән горурланам. Анда мин зур мәктәп үттем. Чын йөземне - намусымны югалтмадым. Шәһәр көндезен имин торсын, төннәрен тыныч йокласын өчен бар көчемне, һөнәри осталыгымны куйдым,"-дип искә ала. Шәһәр хакимияте үз чиратында аны "Яр Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен" дигән билге белән бүләкли. Шулай ук "Камаз төзелеше ударнигы" дигән дәрәҗәле исемгә дә лаек була.

“Электротранспорт” предприятиясендә эшләвенә дә быел 21 ел. “Транспорт хезмәте күрсәтү – бик җаваплы миссия. “Электротранспорт” язмышында да төрле чорлар – күтәрелеш, төшү чорлары булды. Әмма ул бүген дә кешеләргә кирәк. Соңгы елларда Чаллы каласында трамвай юлларын киңәйтү буенча карарлар кабул ителде. Ә боларны башкару – дус, бердәм коллектив өстендә. Предприятиенең традицияләре, рухи кыйммәтләре бар. Мин эшкә алганда һәркемне энәсеннәе - җебенә кадәр өйрәнеп алам. Безнең коллективка туры киләме? Безнең өстә торган бурычны бүлешә аламы? Чөнки бездә тату гаилә мөхите. Эшчеләрнең тотрыклылыгы, хезмәт династияләре – безнең таянычыбыз. Бүгенге көндә бездә - өченче буын булып эшләүчеләрне дә күрергә була. Һәрберсенең биографиясе минем күз алдында. Һәркайсы белән сөйләшеп, уртак фикергә килеп эшлибез. Кешелекле, үз сүзендә тора торган кешеләрне хөрмәт итәм. Иң алдынгыларны мактау тактасында күрсәтү - бу предприятиенең элек-электән килгән традициясе. “Электротранспорт”ның киләчәге бар, ул әкренләп, әмма нык адымнар белән алга атлый, үсә, көчәя, "- ди ул.

Евгений Архипов тормыш иптәше Лилия белән берсеннән-берсе уңган кыз һәм ул үстергәннәр. Инде өч оныкчыклары үсеп килә.

Узган ел тормыш чәчәге - хатынын соңгы юлга озатып, төшенкелеккә бирелсә дә, предприятиесен калдырмый ул. Бар җанын биреп эшләп йөри. Аны монда һәркем хөрмәт итә. Куйган хезмәтеңнең җимешләрен шулай татый алу - зур бәхеттер. Аңа, барлык хезмәттәшләре исеменнән, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, иксез-чиксез көч һәм уңышлар телисебез килә.

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр

2
X