Җырчы Гөлназ Асаева кызы турында язучыларга: «Ни эшегез бар соң сезнең?!»
Шоу-бизнес

Җырчы Гөлназ Асаева кызы турында язучыларга: «Ни эшегез бар соң сезнең?!»

Социаль челтәрләрдә Динәнең имезлек кабып йөрүенә аптыраганнар.

Татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрендә язылучылары арасында еш "сорау – җавап" сәхифәсе оештыра. Берсендә кечкенә кызлары Динә турында сорап язганнар. 

"Динәгә тиздән 2 яшь була түгелме?! Нишләп аның авызында гел соска? Гел шуны суырып йөри? Аннары балагызның ирен-тешләре формалашу чорында проблемалар барлыкка килер дип уйламыйсызмы?" - дигәннәр.

Гөлназ Асаева: 

"Нинди сорау бу тагын! Ни эшегез бар соң сезнең?! Аңа бит әле 2 яшь тә юк! Соскасын суырасы килә икән, суырсын! Ник аңа борчыласыздыр?! Аңламыйм! Кызыбызга 7 яшь тулган кебек кыланасыз", – дип җавап кайтарган.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев